Флүр Баһаутдинов: хокукы белгече, судья, язучы

Флүр Баһаутдинов, Флүр Нуретдин улы Баһаутдинов (1958 елның 10 гыйнвары, ТАССР, Мөслим районы, Иске Вәрәш) — хокук белгече, 2004-2014 елларда Татарстан Республикасы Конституцион суды судьясы (2014 елдан отставкада), ТР прокуроры ярдәмчесе (2014 елдан), 1нче класслы судья (2013), юридик фәннәр докторы (2005), профессор, ТР ФА мөхбир-әгъзасы (2007), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1996 елдан).

Россия юристлар берләшмәсе әгъзасы (2012). Татарстанның атказанган юристы (1997). Публицистика өлкәсендә Р. Төхфәтуллин исемендәге (1995), ТР фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт (2010) премияләре лауреаты.

Флүр Баһаутдинов
Флүр Баһаутдинов: Тәрҗемәи хәле, Хезмәт юлы, Фәнни эшчәнлеге
Тугач бирелгән исеме: Флүр Нуретдин улы Баһаутдинов
Туу датасы: 10 гыйнвар 1958(1958-01-10) (66 яшь)
Туу урыны: ТАССР, Мөслим районы, Иске Вәрәш
Милләт: татар
Ватандашлык: ССРБФлүр Баһаутдинов: Тәрҗемәи хәле, Хезмәт юлы, Фәнни эшчәнлеге ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: юрист, казый, язучы
Иҗат итү теле: татар, рус
Премияләр: Р. Төхфәтуллин премиясе (1995)
ТР фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе (2010)
Бүләкләр:
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Яшәү җире Карл Маркс урамы, Казан

Тәрҗемәи хәле

1958 елның 10 гыйнварында Татарстан АССР Мөслим районы Иске Вәрәш авылында биш балалы гаиләдә бишенче бала булып туган. Әтисе Нуретдин (?-1959) күмәк хуҗалыкта бригадир, әнисе Рауза күмәк хуҗалыкта эшләгән. Туган авылында башлангыч мәктәпне, Мөслим районы үзәгендәге урта мәктәпнең рус классын алтын медальгә, «Хокук» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының юридик факультетын (1980) тәмамлаган.

Хезмәт юлы

1979-1982 Татарстан АССР Кукмара, Минзәлә районнары прокуратураларында стажер, тикшерүче.

1982-1990 Татарстан АССР прокуратурасы өлкән тикшерүчесе, аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче. ССРБ Прокуратурасының махсус бригадасы составында (Гдлян, Ивановлар белән бергә) Үзбәкстанда күләмле икътисади җинаятьләрне тикшерүдә катнаша.

1990-1996 Әлмәт шәһәре прокуроры.

19961997 Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары.

1997-2002 Казан шәһәре прокуроры.

2002-2004 Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәткәрләре департаменты җитәкчесе урынбасары, департамент җитәкчесе (2003-2004).

2004-2014 Татарстан Республикасы Конституция суды казые.

2014 елдан Татарстан Республикасы прокурорының хокукый мәгариф буенча урынбасары.

Фәнни эшчәнлеге

Конституцион хокук, прокурор күзәтүе, җинаять хокукы һәм тикшерү процессы мәсьәләләре буенча гыйльми тикшеренүләр алып бара. Йөздән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 6 монография һәм дәреслек, юридик вузлар студентлары һәм гамәли хезмәткәрләр өчен 9 уку һәм укыту-методик әсбабы авторы. Төп гыйльми хезмәтләре үзәк нәшриятларда һәм Мәскәү журналларында басылган. «Прокурорның өстәл китабы» (рус. Настольная книга прокурора, 2002, Мәскәү), «Россиядә җинаять эшләрен башкару» (рус. Уголовное судопроизводство России, 2004, КДУ) китапларының автордашы.

1996 елдан КДУның юридик факультетында укыта. 2005 елдан Социаль белем академиясенең (Казан социаль-юридик институты) җинаять хокукы һәм тикшерү процессы кафедрасы мөдире.

Иҗаты

1985-1990 елларда Казан телевидениесендә «Кеше һәм закон» тапшыруын алып бара.

Тикшерүче буларак тупланган бай материалларга таянып язылган повестьлары, очерклары һәм хикәяләре («Наступление на зло», «Наступление на зло продолжается», «По закону 1934 года», «Короткая жизнь длинного рубля» һ.б.) сәләтле язучы итеп таныта. Мөслим районында туган якташлары турында китаплар («Наил Әюпов. Иҗат портретына штрихлар», «Моң бишегем Мөслим», «Без Мөслим балалары. Күренекле райондашларыбыз турында язмалар», «Зифа Басыйрова» һ.б.) язган.

Китаплары

2005 елдан «Күренекле кешеләр тормышы» шәлкеме авторы.

  • 2005 «Ул беренче иде» (рус. Он был первым) — Татарстан АССРның беренче прокуроры, юстиция халык комиссары Г.Б. Баһаветдинов (1897-1938) турында.
  • 2007 «Университет. Юрфак. Бажанов» — КДУ профессоры (1962), хокук фәннәре докторы (1959) А.Т. Бажанов (1898-1983) турында.
  • 2009 «Профессор Ф.Н. Фәткуллин мәктәбе» (рус. Школа профессора Фаткуллина Ф.Н.) — КДУ профессоры (1968), хокук фәннәре докторы (1966) Ф.Н. Фәткуллин (1931) турында
  • 2010 «Музалар һәм хокук» (рус. Музы и право) — иҗатка сәләтле юристлар, музалар һәм хокукның үзара бәйләнеше турында.
  • 2014 «Гаҗәеп гыйлемле кеше» (рус. Человек громадной учености) — КДУ ректоры, Казан губерна прокуроры, хокук докторы (1814), профессор (1817) Г.И. Солнцев (1786-1866) турында.
  • «Татарстанда күренекле юристлар» (рус. Известные юристы в Татарстане)
  • «Сәхнәдә ут сүнгәч» (рус. Когда на сцене погас свет) (И. Илялова белән берлектә)
  • 2016 «Канунда юмор» (рус. Юмор в законе)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  • Васил Гайфуллин. Үз язмышын үзе язучы. Китапта: Без Мөслим балалары. К.: «Идел-пресс», 2006. ISBN 5-85247-005-4
  • Татарстан Республикасында конституциячел суд эшчәнлегенең барлыкка килүе һәм үсеше. ТР Конституция суды сәхифәсе, 05.09.2017, archived from the original on 2017-06-14, retrieved 2017-09-21 
  • Флер Багаутдинов назначен помощником прокурора Республики Татарстан. ТР прокуратурасының рәсми сайты, 01.12.2014, archived from the original on 2017-10-20, retrieved 2017-09-21 
  • Чабаксар китапханәләре берләшмәсе сайтында(үле сылтама)
  • Сылтамалар

    Шулай ук карагыз

    Tags:

    Флүр Баһаутдинов Тәрҗемәи хәлеФлүр Баһаутдинов Хезмәт юлыФлүр Баһаутдинов Фәнни эшчәнлегеФлүр Баһаутдинов ИҗатыФлүр Баһаутдинов КитапларыФлүр Баһаутдинов Бүләкләре, мактаулы исемнәреФлүр Баһаутдинов ИскәрмәләрФлүр Баһаутдинов СылтамаларФлүр Баһаутдинов Шулай ук карагызФлүр Баһаутдинов10 гыйнвар1958 ел1995 ел1996 ел1997 ел2004 ел2005 ел2007 ел2010 ел2012 ел2013 ел2014 елИске ВәрәшМөслим районыРафаил Төхфәтуллин премиясеРоссияТАССРТР ФАТатарстан Язучылар берлегеТатарстанның атказанган юристыТатарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    Илдус ГабдрахмановЯһүд телеYouTubeBBC2004 елИнфракызыл нурланышТатарстан АССРЗөлфәт ХәкимАлександр СлавутскийТаҗикстанЧичен-ИцаQabarda teleRSSСуар1542 елКышкы Олимпия уеннары 1988ЧуртанбашАйгөл ӘхмәтгалиеваБөекбританияHolokostMumbaiЕвропаАйдар Хәбетдинов114-нче мәктәп (Казан)Шәмсия ҖиһангироваВикиөзекКөньяк Америка23 мартЭдинбургXXIX гасыр (б. э. к.)РамбуеNGC 4556Көньяк Африка ҖөмһүриятеТарихБашкортларБөек Болгар илеДоминикан Җөмһүрияте гимныӘстерханГерманияЗәңгәр күлләр (Татарстан)ДүшәмбеАкбаш авылы китапханәсеПикини (Рим)Балдаклар хөкемдарыBötendönya kileşterelgän waqıtıРифмаАнглияКучкар йолдызлыгыWilliam FolknerWilliams CollegeB1966 елКытайBaş bitВикисүзлекТатар шагыйрьләреҖәмил Баймурзин1707 елРоссия ФедерациясеМәрьям АрслановаСөембикә образы сәнгатьтәApple Inc.ФәлистыйнТөньяк Македония🡆 More