Прецессия - җисемнең импульс моменты фәзада юнәлеше үзгәрү күренеше.
Җибәрелгән бөтерчек (уенчык) вакыт белән әкренәя бара, баштарак бөтерчекнең әйләнү күчәре вертикаль була, соңрак вертикаль ноктасы түбәнәя һәм спираль буйлап хәрәкәт итә башлый. Андый күренеш - прецессия мисалы.
Прецессиянең төп үзлеге - инерциясезлек. Прецесияне булдырган көч юкка чыккан очракта прецессия дә бетә, бөтерчек фәзада хәрәкәтсез торышына күчә. Җирдә гравитация даими тәэсир итә, шуңа күрә бөтерчек прецессияли.
Нутация - җисемнең прецессия күчәренең тирбәнү хәрәкәте.
Җирнең әйләнү күчәре дә прецессияли, аның гомуми циклы 25 765 ел тәшкил итә (1.23 пикогерц).
Җирнең әйләнү күчәренең тирбәнеше йолдызларның күктә урнашу урынын үзгәртә.
Бер фараз буенча Җирнең прецессиясе белән Җирдәге климат үзгәреше бәйләнгән.
Әйләнү хәрәкәтендә Ньютонның икенче кануны аналогы бар:
биредә
Чагыштырабыз: Ньютонның икенче кануны гади хәрәкәт өчен:
биредә
Импульс моменты
Велосипед тәгәрмәче өчен бер мисал. Ике «a» һәм «b» җептә әйләнүче велосипед тәгәрмәче эленеп тора, аның импульс моменты һәм почмакча тизлеге әйләнү күчәре буйлап юнәлгән. Әгәр «b» җепне киселә икән әйләнүче тәгәрмәчнең күчәре горизонталь юнәлешен үзгәртми һәм маятник кебек "а" җептә тирбәнмәс, ләкин тарту көче моменты тәэсирендә тәгәрмәчнең күчәре горизонталь яссылыкта борыла башлар.
һәм ,
һәм ,
прецессиянең почмакча тизлеге: = , шуннан :
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Прецессия, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.