Татар теле — татарларның милли теле, Татарстанның дәүләт теле, Русиядә таралу буенча икенче тел.
|
Төрки телләрнең кыпчак төркеменең идел-болгар астөркеменә керә. ЮНЕСКО игълан иткән 14 тел исемлегенә керә.
Лексик ягыннан татар теленә иң якын тел — башкорт теле, аннары ногай, каракалпак, казакъ, балкар, үзбәк һәм комык телләре бара.
Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукай (Ğabdulla Tuqay, عبدالله توقاي; 1886 елның 26 апреле, Кушлавыч авылы — 1913 елның 15 апреле, Казан) — татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучыларның берсе.
Килеш - сүз категорияләренең берсе. Татар телендә исемнәр, алмашлыклар, исем мәгънәсендә торган сыйфат, исем фигыйль һәм сыйфат фигыйль белән кулланыла. Җөмләдә сүзләр бәйләнүен күрсәтә. Килеш кушымчалары формаяасагыч кушымчалар төркеменә керә, димәк, сүз нигезенә керми. Хәзерге татар традицион грамматикасы буенча, татар телендә 6 килеш бар: баш килеш (номинатив), иялек килеше (посессив), юнәлеш килеше (датив), төшем килеше (аккузатив), чыгыш килеше (аблатив) һәм урын-вакыт килеше (локатив).
Муса Җәлилнең Моабит дәфтәре битләренең берсе. Баш битендә «алман-төрки-урыс сүзлеге» дип язылган
Мәдәният:Тел
Сәнгать (Эстетика)
Ял итү һәм күңел ачу
Төрлесе
Татар мәдәнияте: Габдулла Тукай • Татар әдәбияты • Татар матбугаты • Татар сәнгате • Татар тарихы • Татар теле
Тиңдәш бүлекләр: География һәм урыннар • Дин һәм ышанычлар • Җәмгыять һәм җәмгыяви фәннәр • Математика һәм мантыйк • Мәдәният һәм сәнгать • Сәләмәтлек һәм медицина • Табигый һәм физик фәннәр • Тарих һәм вакыйгалар • Технология һәм гамәли фәннәр • Шәхес һәм шәхесләр • Фәлсәфә һәм фикерләү
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Портал:Татар теле, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.