Наил Байбурин (Наил Габдулла улы Байбурин; 1956―2015) — рәссам, перфоманс режиссёры, БАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1989).
«Чыңгыз хан» иҗат төркеме әгъзасы. Театр әһелләре берлеге (1986), РФ рәссамнар берлеге (1991) әгъзасы.
Наил Байбурин | |
---|---|
Туган телдә исем | Наил Габдулла улы Байбурин |
Туган | 17 июль 1956 СССР, РСФСР, БАССР, Уфа |
Үлгән | 20 июль 2015 (59 яшь) РФ, БР, Уфа |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Әлма-матер | Уфа дәүләт сәнгать институты |
Һөнәре | рәссам |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | БАССР атказанган сәнгать эшлеклесе |
1956 елның 17 июлендә Уфада туган. Әтисе – язучы Габдулла Байбурин, Чишмә районы Сәфәр авылыннан, әнисе Благовар районы Каргалы авылыннан.
Урта мәктәпне, Уфа дәүләт сәнгать институтының сәнгать бүлеген тәмамлаган (1980).
Сынлы сәнгать остасы, сценограф, ассамбляж һәм инсталляция рәссамы. Рerformanceлар режиссеры. Иҗади проектларга нигез салуы белән билгеле. Эрнст Сәетов шәкерте.
Утыздан артык спектакльгә (курчак театры һ.б. театрларда) сәхнә бизәлеше әзерли.
«Хәтеремнең коесы», «Тәңре күләгәсе», «Тамга», «Афродита».
1981 елдан республика, халыкара күргәзмәләрендә катнаша.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Наил Байбурин, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.