Мар Байҗиев, Мар Ташим улы Байҗиев (кырг.
СССР Кинематографистлар (1961 елдан), Язучылар (1966 елдан) берлекләре әгъзасы. Кыргызстан кино академиясе академигы, Бишкәк сәнгать институты профессоры. Кыргыз һәм рус телләрендә яза
Мар Байҗиев кырг. Мар Байжиев | |
---|---|
Тугач бирелгән исеме: | Мар Ташим улы Байҗиев |
Туу датасы: | 23 март 1935 |
Туу урыны: | СССР, РСФСР, Кыргыз АССР, Җәлал-Абад (Кыргызстан) |
Үлем датасы: | 29 октябрь 2021 (86 яшь) |
Үлем урыны: | Кыргызстан, Бишкәк |
Милләт: | кыргыз |
Ватандашлык: | СССР→ Кыргызстан |
Эшчәнлек төре: | язучы |
Иҗат итү еллары: | 1960 — х. в. |
Юнәлеш: | проза, драматургия |
Жанр: | хикәя, пьеса, повесть, роман |
Иҗат итү теле: | кыргыз, рус |
Дебют: | «Кара корт» (1961) |
Бүләкләр: | Кыргызстанның халык язучысы Кыргызстанның атказанган сәнгать эшлеклесе |
1935 елның 23 мартында РСФСР составындагы Кыргыз АССРның Җәлал-Абад шәһәрендә туган. Әтисе ― Кыргыз дәүләт педагогика институты укытучысы һәм язучы, сәяси золым корбаны Ташим Искак улы Байҗиев (1909—1952).
1954 елда Фрунзеда урта мәктәп, 1960 елда Кыргыз дәүләт педагогика институтының ((1993 елдан Кыргыз милли университеты, 2002 елдан Йосыф Баласагунлы исемендәге Кыргыз милли университеты, ky) филология факультетының рус теле һәм әдәбияты бүлеген, 1962 елда Мәскәүдә Сценарий язучыларның югары курсларында (2019 елдан Георгий Данелия исемендәге Сценаристлар һәм режиссерларның югары курслары, ru) Михаил Юрьевич Блейманның (1904―1973) сценарий остаханәсен тәмамлаган.
Диплом эше итеп «Кеше бәхете» (Башкалардын бактысы, Чужое счастье) киносценарие яза, «Үзбәккфильм» студиясендә нәфис фильм итеп төшерелә һәм кинофестивальдә махсус призга лаек була.
1961―1962 елларда ― «Кыргызфильм» киностудиясенең хроника мөхәррире, нәфис фильмнар буенча өлкән мөхәррире.
1964 елдан Кыргызстан ССР Сәнгать эшләре буенча идарәсенең башлык урынбасары, Мәдәният министрлыгының репертуар-редакция коллегиясе баш мөхәррире.
1971―1975 елларда ― «Литературная газета»ның Кыргызстан ССРдагы үз хәбәрчесе, «Правда», «Комсомольская правда» газеталарының махсус хәбәрчесе.
1990―1995 елларда Кыргызстан Республикасының парламенты Жогорку Кеңеш депутаты булып сайлана.
Бишкәк сәнгать институты профессоры. «Седеп» фонды җитәкчесе.
2021 елның 29 октябрендә 86 яшендә Бишкәктә вафат булган.
Заманның катлаулы мораль-этик проблемалары турында язылган повесть, хикәя, публицистик мәкалә һәм очерк, пьеса һәм сценарийлар авторы. Кыргыз һәм рус телләрендә яза. Иҗатын тәнкыйть мәкаләләре һәм тәрҗемә белән башлый. Кыска (күбесенчә, бер пәрдәлек) пьесалар яза. 1961 елда «Кара корт» исемле беренче китабы (сатирик хикәяләр җыентыгы) басылып чыга. 1963 елда рус телендә язылган хикәяләре «Кайту» (Возвращение) җыентыгында басыла. 1966 елда кыргыз телендә «Сукмак» исемле повесть һәм хикәяләр җыентыгы, 1969 елда «Кеше бәхете» (Чужое счастье) исемле китабы чыга.
1965 елда Кыргыз драма театрында «Үскәннәр» исемле беренче пьесасы сәхнәләштерелә. Драматург тарафыннан Мәскәү, Ленинград театрлары сәхнәләрендә уңышлы куелган, Россия театрлары репертуарына кергән берничә пьеса язылган. Алар шулай ук элекке союздаш республикалар Латвия, Литва, Эстония, Грузия, Азәрбайҗан, Украина, Молдавия, Үзбәкстан, Казакъстан театрларында, кайбер чит илләрдә (Алмания, Польша, Чехословакия, Румыния, Австрия, Маҗарстан, Финляндия, Швеция, Канада, Коста-Рика, Монголия һ. б.) куелып, авторга халыкара танылу китерә.
Күп телләргә тәрҗемә ителгән «Дуэль» пьесасы аеруча уңыш казана. СССР, шулай ук Болгария, Маҗарстан, Алмания, Польша, Румыния, Австрия, Швеция һәм башка илләрнең театрларында куела. Аның сюжеты буенча ике опера куелган һәм «Коеп яуган яңгыр» (Ливень) кинофильмы төшерелгән (1979).
«Дуэль» пьесасы Казанда, Камал театрында «Хуш, Назлыгөл» исеме белән куела. Ринат Таҗетдинов Искәндәр ролен башкара. «Кияү белән кәләш» пьесасында Кияү ролендә Илдар Хәйруллин чыгыш ясый.
«Манас» кыргыз эпосын өйрәнүгә һәм пропагандалауга зур өлеш кертә: ул – «Манас» турында беренче документаль фильм авторы (1961 ел, режиссер Л. Турусбекова), КР Милли китапханәсендә «Манас» эпосына, кече кыргыз эпосларына багышланган картиналар галереялары оештыра, репрессияләнгән манас белгечләре Е. Д. Поливанов, Т. П. Байҗиев һәм З. Бектенов исемендәге премияләрне гамәлгә куя, рус һәм инглиз телләрендә «Манас» эпосының өч томлыгын чыгара, «Манас» эпосын өйрәнү фәненең катлаулы юлын сурәтли, кыргыз эпосына, аның шигъриятенә, музыкасына һәм фәлсәфи мәгънәсенә үзенең фәнни бәясен бирә.
2008 елда «Манас» эпос―трилогиясенең беренче кисәген Сагымбай Орозбаков, Саякбай Каралаев, Багыш Сазанов, Шаабай Азизов кебек эпос әйтүчеләр вариантлары буенча кыргыз теленнән рус теленә сәнгати тәрҗемә итә.
М. Байҗиев К. Җантүшев, Тоголок Молдо һәм башка авторларның әсәрләрен рус теленә, Дм. Фурманов әсәрләрен, А. П. Чехов, Ж. Кокто пьесаларын кыргызчага тәрҗемә итә, кыргыз сәхнәсендә В. Шекспирның «Антоний һәм Клеопатра» трагедиясен үз тәрҗемәсендә куя. Аның «Елмаю» хикәясен татарчага Яхъя Халитов тәрҗемә иткән (1972).
Мар Байҗиев Кыргызстан киносына нигез салучыларның берсе, аның сценарийлары буенча төшерелгән фильмнар бөтендөнья һәм бөтенсоюз кинофестивальләрендә югары дипломнарга лаек була. Аның сценарийлары буенча нәфис һәм телевизион фильмнар төшерелгән:
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Мар Байҗиев, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.