Күк - Җир яки теләсә кайсы башка астрономик объектлар өстендәге бушлык.
Тулаем алганда, күк дип Җирдән яки теләсә кайсы башка астрономик объектлардан өскә караганда ачылучы манзараны атыйлар.
Җир өстендәге күкнең тәүлеккә карап төсе дә үзгәрә. Көндез күк зәңгәр (күк) төстә була. Күкнең төсе релейның яктылык таралышы белән бәйле. Иртән һәм кичен күк алсу-кызгылт төскә керә. Төнлә күк кара яки куе зәдгәр төстә була. Аяз төнге күктә йолдызлар һәм Ай да күренә.
Болытлы көндә күк йөзе болытлар белән капланган була. Күктә, шулай ук, башка оптик күренешләр дә күреп була: салават күперен, котып балкышын, яшенне, яңгырны һ.б.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Күк, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.