Кирәй Мәргән

Кирәй Мәргән, әдәби певдонимы, чын исем-фамилиясе Әхнәф Нури улы Кирәев (баш. Кирәй Мәргән, 28 июнь 1912(1912-06-28), Кыйгазытамак, Бөре өязе, Уфа губернасы, Россия империясе — 24 гыйнвар 1984(1984-01-24) (71 яшь), Уфа, РСФСР, СССР) — башкорт язучысы, фольклорчы, әдәбият белгече, филология фәннәре докторы (1963), профессор (1966).

«Куныр буга» эпосы вариантын язып алучы.

Кирәй Мәргән
Туган телдә исем баш. Кирәй Мәргән
Туган 28 июнь 1912(1912-06-28)
Кыйгазытамак, Бөре өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 24 гыйнвар 1984(1984-01-24) (71 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Күмү урыны Уфа мөселман зираты
Ватандашлыгы Кирәй Мәргән Россия империясе
Кирәй Мәргән СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты һәм СБКФ ҮК каршындагы иҗтимагый фәннәр академиясе[d]
Һөнәре драматург
Эш бирүче РФА УФҮ Тарих, тел һәм әдәбият иниституты һәм Башкорт дәүләт университеты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]

Биография

Әхнәф Нури улы Кирәев 1912 елның 11 июлендә Уфа губернасы Бөре өязе (хәзерге Башкортстан Республикасы Мишкә районы) Кыйгазытамак авылында туган. Язучының әтисе — билгеле шагыйрь-импровизатор, башкорт чәчәне Нурмөхәммәт Йомрани (Нурмөхәммәт Шаһиарслан улы Кирәев, 1882—1934) әнисе — язучының үзе әйтүе буенча, Шәехзадә Бабичның ике туган сеңлесе.

Башлангыч белемне әтисе укытучы булып эшләгән Аскын районы Төлгезбаш авылында алган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Башкорт АССР Тәтешле районы Аксәет мәктәбендә укыта, аннары район газетасы белән хезмәттәшлек итә. 1932 елда комсомол юлламасы буенча Уфада моторлар эшләү заводында (хәзер УМПО) ташчы булып эш башлый, соңрак бригадир була.

1934 елда Кирәй Мәргән «Ленинец» (хәзер «Йәшлек») республика яшьләр газетасы редакциясенә эшкә чакырыла. Аннары «Октябрь» (хәзер «Агыйдел» журналы) редакциясендә әдәби хезмәткәр, ВЛКСМ-ның Башкортстан өлкә комитеты инструкторы булып эшли.

1949 елда К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтын (хәзер — БДУ) тәмамлый.

Бөек Ватан сугышы чорында «Комсомольская правда» газетасы корреспонденты, ә 1942—1943 елларда 112-нче Башкорт кавалерия дивизиясе матбугатында хәбәрче.

1946—1964 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Башкортстан филиалы Уфа фәнни үзәгенең (хәзер — Россия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәге) Тарих, тел һәм әдәбият институтында башта гыйльми хезмәткәр, соңрак — фольклор секторы мөдире.

1951—1954 елларда КПСС Үзәк Комитеты карамагындагы Җәмәгать фәннәре академиясендә белем ала һәм «Совет әдәбиятында милли форма белән эчтәлек бердәмлеге проблемасы» темасына кандидатлык диссертациясе яклый.

1965—1982 елларда Башкорт дәүләт университетының башкорт әдәбияты һәм фольклоры кафедрасы мөдире.

Кирәй Мәргән Уфада 1984 елның 24 гыйнварында вафат булган. Уфа мөселман зиратында җирләнгән.

Иҗаты

Әсәрләре 1930 елдан матбугатта күренә башлый, ә 1932 елдан «Удар төзелеш», «Ленинец», «Кызыл Башкортстан» газеталарында басылган.

1938 елда «Бүләгем» дигән тәүге хикаяләр җыентыгын, шуннан «Кабаланучан кеше» (1940), «Эзләнү» (1939) исемле хикаяләрен, «Караидел» (1949) повестен бастырып чыгара.

Романнары: «Нарыштау итәгендә» (1951), «Бөркет канаты» (1981-1985).

Кирәй Мәргән шулай ук «Башкортлар» очерклар һәм хикәяләр җыентыгын (1943), «Сугыш фольклоры» китабын (1944), «Бер гаиләдә» (1942), «Шәһәр иртәсе» (1950) пьесаларын, XIX гасырда яшәгән күренекле шагыйрь-мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың фаҗигале язмышын тасвирлаган «Өзелгән моң» драмасын (1966) һ. б. иҗат иткән. «Башкорт халык иҗаты», «Совет әдәбиятында Башкортстан» 5 томлыгы, «РСФСР халыклары фольклоры» һ. б. җыентыкларның редколлегия әгъзасы булган.

Сылтамалар

    башка чыганаклар

Искәрмәләр

Tags:

Кирәй Мәргән БиографияКирәй Мәргән ИҗатыКирәй Мәргән СылтамаларКирәй Мәргән ИскәрмәләрКирәй Мәргән1912 ел1984 ел24 гыйнвар28 июньБашкорт телеБөре өязеКуныр бугаКыйгазытамакРоссия Совет Федератив Социалистик РеспубликасыРоссия империясеСовет Социалистик Республикалар БерлегеУфаУфа губернасы

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

ФәлсәфәКазимир БоратынскийЛәбиб Лерон2006 елСөембикә манарасыИделМалагаси телеДөньяВедравичыЭлектр каршылыгыМаксим БатыревХалисә МөдәррисоваКазтрансстройУльтрашәмәхә нурланыш14 майГадел КутуйРуслан Айсин (1980)Рус телеОполеМирхәйдәр ФәйзиВолонгоВил СаттаровКыйтгалардан килә татар сүзе (китап)Кәбир МөхетдиновИлдар КыямовПлетцензее төрмәсе музееITPRIPL1АйоваСтароганькиноГаяз ИсхакыйInternet Movie DatabaseБорынгы төрки телКазанРизаэддин ФәхреддинКүчемсез мөлкәтЗилаер районы татар авыллары1754 елЭстон телеМарат БәшировАлинә Шәрипҗанова1802 ел2013 елЗобаниТупас җәрәхәтДәүфит ХәмәдишинРавил ШәрәфиевYonten GialtsoРаяз ФасиховШәрифә карчыкБашкорт дебет шәлеСөннәтче бабайПсихологияМария МонтессориMia XälifäӨҖәүдәт СөләймановӘхнәф Зиякаев1848 елХорват телеГарри КаспаровМиләүшә ТаминдароваДәүләкән (станция)Мөнир СоколовИндонезияДамир ГарифуллинСергач районыПортугал теле1724 елБеларусь президентын сайлаулар (2020)Ренат Харис🡆 More