Комсомол яки Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге (tat.lat.Komsomol(үле сылтама), рус. Всесоюзный ленинский коммунистический союз молодёжи, ВЛКСМ) — ССРБда 1918—1991 елларда гамәлдә булган яшьләр иҗтимагый-сәяси оешмасы.
1918 елның 29 октябрендә эшче һәм крестьян яшьләре 1 нче Бөтенрусия корылтаенда Россия коммунистик яшьләр берлеге (РКСМ) исеме белән оештырыла, 1924 елдан — Россия ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге (РКСМ), 1926 елдан — ВЛКСМ. Аның эшчәнлеге Коммунистлар фиркасе программасы нигезендә алып барыла. ВЛКСМның үз уставы, үзәк һәм җирле җитәкче органнары була. Ширкәтләрдә, колхоз-совхозларда, уку йортларында, Совет Армиясе гаскәри берлекләрендә башлангыч комсомол оешмалары оештырыла. Югары органы — Бөтенсоюз корылтае, корылтайлар арасында – Үзәк Комитет, аның пленумнарында ВЛКСМ Үзәк Комитетының бюросы, секретариаты сайлана. ВЛКСМ әгъзалыгына 14 яшьтән 28 яшькә кадәр егетләр һәм кызлар кабул ителә.
Комсомол дәүләт һәм җәмгыять эшләре белән идарә итүдә, яшьләрне тәрбияләүдә, сәяси, халык хуҗалыгына кагылышлы һәм социаль-мәдәни мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнаша. Коммунистлар фиркасе ВЛКСМны яшьләр арасында үз идеологиясен уздыручы төп оешма итеп карый. Комсомолның төп вазифасы чын патриотлар, аңлы, югары белемле, хезмәт сөючән, төрле яктан әзерлекле коммунизм төзүчеләрне тәрбияләү, яшьләрне гамәли яктан коммунистик җәмгыять төзүгә җәлеп итү була. Комсомол яшь буыны пролетар интарнационализм принципларына тугърылык рухында тәрбияләүгә омтылыла, халыкара яшьләр хәрәкәтен җәелдерүгә ярдәм итә. ВЛКСМ әгъзалары хезмәттә үрнәк күрсәтергә, белемнәрне, мәдәниятне үзләштерергә, илнең сәяси тормышында актив катнашырга тиешләр. Комсомол Владимир Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы белән җитәкчелек итә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Комсомол, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.