Камил Монасыйпов (Камил Хәмит улы Монасыйпов) – музыкант (альт), педагог.
Казан дәүләт консерваториясенең альт, виолончель һәм контрабас кафедрасы профессоры. РФ атказанган артисты (2006). ТР халык артисты (1996). ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1997). М. Җәлил (1986) һәм Тукай (2002) премияләре лауреаты.
Камил Монасыйпов | |
---|---|
Туган телдә исем | Камил Хәмит улы Монасыйпов |
Туган | 16 июль 1950 (73 яшь) Татарстан, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Русия |
Әлма-матер | Казан дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | музыкант, педагог |
Бүләк һәм премияләре | (2002) Җәлил премиясе (1986) |
1950 елның 16 июлендә Казанда туган. Казан музыка училищесын (хәзер Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесы (көллият) (1969), Гнесиннар исемендәге музыка–педагогика институтын (1974) тәмамлаган.
Репертуарында Й. Гайдн, В.А. Моцарт, Л. Бетховен, Й. Брамс, А. Дворжак, Р. Шуман, Д. Шостакович, А. Шнитке, Э. Денисов, П. Чайковский, А. Бородин квартетлары; татар композиторларының квартет классикасы. Концерт программасы гаять бай. ТР дәүләт кыллы квартеты белән Россия шәһәрләрендә, АКШ, Япониядә һ.б. илләрдә чыгыш ясый.
Яр Чаллыда (1987, 1991, 1997, 2005, 2007, 2008), Йошкар-Олада (1980, 1985, 1987) мастер-класслар үткәрә, музыка училищелары укучылары өчен лекцияләр укый (2001, 2006, 2007, 2008).
Казан дәүләт консерваториясе рәсми сайты 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Камил Монасыйпов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.