Камаз-Мастер
КамАЗ-мастер — раллида катнашуда махсуслашкан автомобильдә узышучы команда.
Тарих
- 1988 елның 17 июле рәсми оешкан көне булып исәпләнә.
- Командада 5 дөнья кубогы иясе, 8 халыкара дәрәҗәдәге спорт остасы бар. Спорт авыр йөк машиналарында ярышучылар арасында дөньяда иң көчле команда дип исәпләнә.
- 1996-2011 елларда команданың йөртүчесе (пилоты) Владимир Чагин булды. 2011 елның февраленнән спорт карьерасын туктатуын белдерде.
- 2005 елдан команданың баш химаячесе — ВТБ банкы.
- 2007 елда ярышның V этабында команда юл һәлакәтенә очрап, ярыштан төшеп калды.
- 2012 елда Айрат Мәрдиев, Эдуард Николаев, Андрей Каргинов, Илгизәр Мәрдиев (җитәкче Владимир Чагин) катнашкан команда шулай ук уңышсызлыкка очрый. КамАЗларда узышучы Артур Ардавичус командасы (Казакъстан) III урынны ала.
- Команда катнашкан ярышлар: «Дакар», «Ефәк юлы», «Дезерт Челендж», «Хазар даласы-2010», «Калмыкия», «Россия кубогы», «Оптик 2000 Тунис», «Италиан Бажа», «Мастер-Ралли», «Пор Лас Пампас», «Трансориента»л, «Көнчыгыш раллие – Каппадокия» һ.б.
- 2013 елдан «Африка Рейс» ралли рейдында катнаша.
- 2022 елда чираттагы «Дакар» нәтиҗәләре буенча дүрт экипаж да йөк машиналары зачетында беренче дүрт урынны алды. Дмитрий Сотников җиңү яулады, икенче урынны Эдуард Николаев алды (икесе дә КАМАЗ-435091, K5 гаиләләрендә чыгыш ясады), өченче урынны Антон Шибалов алды, Андрей Каргинов (икесе дә — КамАЗ — 43509). Шул ук вакытта КамАЗ йөк машиналары шулай ук барлык 12 этапта һәм прологта җиңү яулады.
Кызыклы фактлар
- КамАЗ фәнни-техник үзәгендә урнашкан.
- 2012 елның 17 июлендә команда тарихына багышланган «Тормыш Дакарларда үлчәнә» (рус. «Жизнь измеряется в Дакарах») китабы дөнья күрә.
- 2005 елдан «КАМАЗ-мастер» командасының генераль иганәчесе — ВТБ банкы(рус.)татар...
Бүләкләре
- 1988 елда Польшада «Ельч» раллиенда куелган өч КамАЗ маркалы машинаның берсе көмеш медаль яулый.
- 1989 елда «Обьектив Сюд» халыкара ярышында көмеш һәм бронза медальләр яулана.
- 1990 елда «Фиргавеннәр раллие»нда IV урын яулый.
- 1991 елда «Париж-Дакар» раллиенда II, III урыннар.
- 1992 елда «Париж-Пекин» ярышында бронза медаль яулана.
- 1995 елда «Мастер-Ралли»да команда җиңүе яулана.
XXI гасырның башында команда 42 мәртәбә I урын, 12 мәртәбә II урын, 7 мәртәбә III урын яулый.
- «Ралли Дакар 2013» ярышында команда I, II, III урыннарны яулый.
- «Дакар-2017» ралли марафонында алган урыннар:
- I урын — пилот Э. Николаев, штурман Е. Яковлев, механик В. Рыбаков (№ 505)
- II урын — пилот Д. Сотников, штурман Р. Әхмәдиев, механик И. Леонов (№ 513)
- V урын — пилот А. Мәрдиев, штурман А. Беляев, механик Д. Свистунов (№ 501)
- XIX урын — пилот А. Шибалов, штурман Р. Аматыч, механик И. Романов (№ 515).
- «Дакар-2019» ралли марафонында (Перу, 6-17 гыйнвар):
- I урын — пилот Эдуард Николаев, штурман Евгений Яковлев, механик Владимир Рыбаков.
Химаячеләр
- ВТБ-банк
- Red Bull
- «Транснефть»
- Вюрт-Русь
- Партнёрлары
- КамАЗ
| - CASTROL
- Авторевю
- ZF
- Webasto
- DuPont
- Michelin
| - MANN-FILTER
- РИА Новости
- Интерфакс
- Авторадио
- Авто Плюс
- Маяк
| - Русское радио
- АСКОН
- STAHLWILLE
- OMNICOMM
|
Галерея
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article КамАЗ-мастер, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.