Иртәнге намаз (сабах намазы — фар.
Исламның икенче баганасы булган көндәлек мәҗбүри биш вакыт намазның беренчесе булып тора.
Иртәнге намаз | |
Әүвәлгесе | Ястү намазы |
---|---|
Киләсе | Өйлә намазы |
Вакыйганың ешлыгы | 1 тәүлек |
Иртәнге намаз Викиҗыентыкта |
Иртәнге намазны мөселманнар иң саваплы дип саныйлар һәм аны мәчеттә кылу киңәш ителә. Ике хәдистә иртәнге намазның ул вакытта кешеләрнең йокы вакыты булуы сәбәпле саваплырак булуы әйтелә.
Иртәнге намаз дүрт рәкәгатьтән: ике рәкәгать фарыз һәм ике рәкәгать сөннәттән тора. Җәмәгать белән укыганда, имам Коръән сүрәләрен кычкырып укый.
Иртәнге намазны үтәү вакыты — таң атканнан алып кояш чыгуга хәтле булган ара.
Рамазан аенда иртәнге намазга азан, ураза башланганлыкны белдерә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Иртәнге намаз, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.