Иван Николай улы Крамской (27 май 1837, Острогожск — 24 март 1887, Санкт-Петербург) — Россия империясе рәссамы, сурәт, тарихи рәсем ясау остасы һәм сәнгать тәнкыйтьчесе.
Иван Крамской | |
---|---|
Туган телдә исем | Иван Николай улы Крамской |
Туган | 8 июнь 1837 Воронеж губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 5 апрель 1887 (49 яшь) Санкт-Петербург |
Күмү урыны | Смоленск праваслау зираты[d] һәм Тихвин зираты |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Әлма-матер | Император сынлы сәнгать академиясе[d] |
Һөнәре | рәссам, тәнкыйтьче |
Балалар | Софья Ивановна Юнкер-Крамская[d] |
1837 елда Воронеж губернасында писер гаиләсендә дөньяга килә.
Острогожск укуханәсен тәмамлаганнан соң, шәһәр думасында писер булып эшли.
1853 елдан фотога ретушь ясау белән шөгыльләнә башлый.
1857 елда Санкт-Петербург сәнгать академиясенә керә.
1863 елда "ундүрт рәссам фетнәсе"ндә катнаша: скандинав сагасына багышланган рәсемнәр ясаудан баш тарта, нәтиҗәдә Академиядән куып чыгарыла. Хөкүмәт рөхсәте белән, икътисад ягыннан беркемгә дә бәйле булмаган Рәссамнар әртиле оештыра.
1865 елда Мәскәүдә Коткаручы Мәсих чиркәвенең гөмбәзләрен рәсем белән бизи.
1870 елда рәссам сәнгате күчерелә торган күргәзмәләре берлегенә нигез салучыларның берсе була.
1887 елда рәсем ясаганда вафат була. Башта Смоленск зиратында күмелгән, аннары Александр Невский лаврасы Тихвин зиратында җирләнгән.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Иван Крамской, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.