Динар Хөснетдинов, Динар Вәзим улы Хөснетдинов (1990 елның 18 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы) — театр һәм кино актеры.
2011 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театрында иҗат итә. «Тантана» премиясе лауреаты (2022). Татарстанның атказанган артисты (2023).
Динар Хөснетдинов | |
---|---|
Туган телдә исем | Динар Вәзим улы Хөснетдинов |
Туган | 18 май 1990 (33 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | Казан театр укуханәсе |
Һөнәре | артист |
Бүләк һәм премияләре |
1990 елның 18 маенда Яр Чаллы шәһәрендә туган. Туган шәһәрендә Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясен (2007), Казан театр училищесын (2011) тәмамлаган. 2011 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театрында эшли.
Татарстан-Яңа гасыр студиясендә төшерелгән 10 серияле «Ак чәчәкләр» фильмында (2015) төп рольләрнең берсен (Мансур) башкаргач, исеме киң публикага мәгълүм була. Әлеге рольгә зур кастингта җиңеп, сайлап алына.
Мансур ролендә уйнаучы — тере, үзенә тартып тора торган холыклы, сөйкемле тышкы кыяфәтле, гади, фильмда үз урынын тапкан артист. Төрле тормыш вакыйгаларында каушап калмыйча, үзе булып кала торган образ тудыра алган. Гайсә Җиһаншин |
— «Ак чәчәкләр»дәге Мансур белән синең арада уртаклык бар дип уйлыйсыңмы ? — Әйе, без охшаш. Мин аңарда үземне курәм дисәм дә, ялгыш булмас. Динар Хөснетдинов |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Динар Хөснетдинов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.