Григорий Любимов (23 июнь 1932, Мәскәү — 7 март 2023) — совет һәм Россия галиме.
Григорий Любимов | |
---|---|
Туган | 23 июнь 1932 Мәскәү, СССР |
Үлгән | 7 март 2023 Мәскәү, Россия |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | МДУ механика-математика факультеты[d] |
Һөнәре | галим |
Гыйльми дәрәҗә: | физика-математика фәннәре докторы[d] |
Любимов Григорий Александрович 1942 елның июлендә хәрби кадрлар гаиләсендә туган, атасы Бөек Ватан сугышында һәлак була.
1950 елда Мәскәүнең урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлый.
1950 елда В. Ф. Болховитинов йогынтысында М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетына укырга керә. Л. И. Седовның һәм Г. Г. Черныйның укучысы.
1958-1960 елларда Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультеты гидромеханика кафедрасының кече гыйльми хезмәткәре. Физика-математика фәннәре кандидаты (1958) Диссертациясенең темасы «Метод решения задач газодинамики и магнитогидродинамики о течениях с сильными ударными волнами».
1960 елның маеннан Мәскәү дәүләт университетының Механика институтында эшли (Гомуми гидромеханика лабораториясе мөдире (1960-2004), баш гыйльми хезмәткәр (2004 елдан). Физика-математика фәннәр докторы (1965), диссертациясенең темасы «Магнитогидродинамик течения с узким слоями резко изменения параметры потока и поля», профессор (1973). Ионлаштыручы басымлы дулкыннар теориясен төзүче (1959, А. Г. Куликовский белән).
Газ динамикасы, магнитлы гидродинамика һәм плазма динамикасы, биомеханика буенча 150-дән артык фәнни мәкалә бастырган. 14 фән кандидаты әзерли.
Россия Фәннәр академиясенең биомеханика буенча гыйльми советы рәисе, Россиянең теоретик һәм гамәли механика буенча милли комитеты рәисе урынбасары (2011 елга кадәр), «Известия РАН. Механика жидкости и газа» журналы редакциясенең җаваплы мөхәррире.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Григорий Любимов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.