Генри Хаггард

Генри Райдер Хаггард (ингл. Haggard, Henry Rider, 22 июнь 1856 Браденем (графство Норфолк – 14 май 1925 Лондон) – инглиз прозаигы, юрист һәм агрономия белән туфрак белеме буенча специалист; бөтендөнья маҗаралы әдәбият классигы, Льюис Кэрролл һәм Эдгар По белән беррәттән фэнтези жанрының нигезчесе.

Генри Райдер Хаггард
Генри Хаггард
Туган телдә исем ингл. H. Rider Haggard
Туган 22 июнь 1856(1856-06-22)
Браденем, Англия
Үлгән 14 май 1925(1925-05-14) (68 яшь)
Лондон, Англия
Күмү урыны Church of St Mary, Ditchingham[d]
Милләт инглиз
Ватандашлыгы Англия
Әлма-матер Ipswich School[d]
Һөнәре язучы
Җефет Mariana Louisa Margitson[d]
Балалар Lilias Rider Haggard[d], Arthur John Rider Haggard[d], Agnes Angela Rider Haggard[d] һәм Sybil Dorothy Rider Haggard[d]
Ата-ана
  • William Meybohm Rider Haggard[d] (әти)
  • Ella Doveton[d] (әни)
Генри Хаггард

Генри Хаггард Генри Райдер Хаггард Викиҗыентыкта

Биография

1875 һәм 1881 еллар арасында, адвокатурасы тәмам булганнан соң, Көньяк Африкада тора: башта Наталь виләяте губернаторы – Генри Булвеның сәркатибе, аннары 1878 елдан Трансвааль Югары мәхкәмәсенең теркәүчесе һәм җитәкчесе була. Аннан соң Англиядә төпләнә һәм авыл хуҗалыгы һәм әдәби хезмәт белән шөгыльләнә башлый. Авыл хуҗалыгы һәм авыл халкы хәле турында хезмәт язып, бөтен Англияне урап чыга.

1884 елда имтихан бирә һәм адвокат була.

Хаггард аз булмаган уңыә белән, тарихи, психологик һәм фантастик әсәрләр язуда каләм көчен сыный. Британия империясенә бу хезмәтләре өчен аны рыцарьлек данына күтәрәләр (1912ел).

Иҗаты

Хаггардка бөтендөнья танылуны, фантастик элемент зур урын алып торган, Көньяк Африкадагы маҗаралар турында романнар китерә. Романнардагы онытылган җирләр, борынгы серле цивилизация җимерекләре, үлемсезлекнең архаик культлары аны хәзерге фэнтезиның башлангычы дип бәяләнә. Хаггардның популяр герое – ак аучы һәм маҗаралар эзләүче Аллан Квотермейн – күп әсәрләрендә төп персонаж.

Аллан Квотермейн маҗаралары

  • 1885 – «Сөләйман патша казылмалар чыгару урыны» (King Solomon’s Mines)
  • 1887 – «Аллан Квотермейн: сэр Генри Кертис баронеты, капитан Джон Гуд һәм Умслопогаа дигән берәү белән аның чираттагы маҗараларын сурәтләү» (Allan Quatermain: Being an Account of His Further Adventures and Discoveries in Company with Sir Hehry Curtis, Bart., Commander John Good, and one Umslopogaas)
  • 1889 – «Майва үче» (Maiwa’s Revenge)
  • 1912 – «Мари» (Marie)
  • 1913 – «Давыл баласы» (Child of Storm)
  • 1915 – «Изге чәчәк» (The Holy Flower)
  • 1916 – «Фил сөяге баласы» (The Ivory Child)
  • 1916 – «Беткәннәр» (Finished)
  • 1920 – «Борынгы Аллан» (The Ancient Allan)
  • 1921 – «Ул һәм Аллан» (She and Allan)
  • 1924 – «Хеу-хеу, яки Гыйфрит» (Heu-Heu, or the Monster)
  • 1926 – «Күл хәзинәләре» (The Treasure of the Lake)
  • 1927 – «Аллан һәм боз иләһләре: очлар тарихы» (Allan and the Ice Gods: A Tale of Beginnigs)

Гайшә

  • 1887 – «Ул: маҗара тарихы» (She: A History of Adventure)
  • 1905 – «Гайшә: Аның кайтуы» (Ayesha: The Return of She)
  • 1923 – «Зирәклек кызы: Буйсындыручының тормышы һәм мәхәббәт романыы» (Wisdom’s Daughter: The Life and Love Story of She-Who-Must-Be-Obeyed)

Башка әсәрләре

  • 1889 – «Клеопатра»
  • 1890 – «Бөтендөньяви теләк» (The World’s Desire), Эндрю Лэнг белән берлектә
  • 1891 – «Эрик Якты-йөзле» (Eric Brighteyes, викинглар турында эпик роман)
  • 1893 – «Монтесума кызы»
  • 1894 – «Томан кешеләре» (The People of the Mist)
  • 1895 – «Дөнья йөрәге» (Heart of the World)
  • 1896 – «Сихерче» (The Wizard)
  • 1903 – «Стелла Фрегелиус: өч язмыш тарихы» (Stella Fregelius: A Tale of Three Destinies)
  • 1906 – «Бенита: африка романы» (Benita: An African Romance)
  • 1907 – «Гүзәл Маргарет»
  • 1908 – «Сары иләһ: африка поты» (The Yellow God: An Idol of Africa)
  • 1909 – «Блосхолм Хуҗабикәсе» (The Lady of Blossholme)
  • 1910 – «Савская патшабикәсенең йөзеге» (Queen Sheba’s Ring)
  • 1911 – «Маһатма һәм куян: төштәге тарих» (The Mahatma and the Hare: A Dream Story)
  • 1918 – «Мәңгелек мәхәббәт» (Love Eternal)
  • 1919 – «Җир селкенеп алгач: Бастин, Бикли һәм Эрбютнотның бөек маҗараларын тасвирлау» (When the World Shook: Being an Account of the Great Adventure of Bastin, Bickley, and Arbuthnot)
  • 1920 – «Смит һәм фараоннар» (Smith and the Pharaohs) Әсәрләр җыелмасы

Сылтамалар

Tags:

Генри Хаггард БиографияГенри Хаггард ИҗатыГенри Хаггард СылтамаларГенри Хаггард14 май1856 ел1925 ел22 июньАгрономияИнглиз телеЛондонЛьюис КэрроллФэнтези

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Альберт Нурмиев (1973)Рөстәм АсаевКалифорния (штат)Эвлияфакы (Һаймана)ИнтернетНәҗип БәдретдиновКлара Хәйретдинова1932 елГалина КанапацкаяМәрьям АрслановаМалагаси телеГадел КутуйШәрифә карчыкEmmanuel MakronПадма (символ)Отто фон БисмаркКазакъстанСергей СкрябинВинарис ИльегетРоман АбрамовичМөхәммәт МәһдиевПатшалык (биология)1802 елВил СаттаровИлдар СибгатуллинӨВикипедияКөньяк-Көнчыгыш АзияMia XälifäКүчемсез мөлкәтЭджворт (Пенсильвания)1724 елСәрдә үләнеСынык сызыкТупас җәрәхәтАлманияСанкт-ПетербургӘлмәтнефтьПенсияМәскәү өлкәсеЧәршәмбеГорький тимер юлыРөстәм МингалимАганинaanrrИсландияЧулпан ХаматоваWikiПорнографияТапшырылмаган хатлар (мәгънәләр)Зөя утрау-шәһәрчеге музей-тыюлыгыДим (станция)Жан-Поль СартрТатар әлифбасыПьер Эдель1529 елТөрки халыкларTendenceВальхалла (дан залы)Википедияләр исемлегеНәкый ИсәнбәтПлен-Сельв (Жиронда)ГерманияSigvaВикиханә🡆 More