Габдулла Гали улы Галиев — күренекле татар шагыйре.
Габдулла Галиев | |
---|---|
Туган телдә исем | Габдулла Гали улы Галиев |
Туган | 20 июнь 1920 ТАССР Саба районы Шәдке авылы |
Үлгән | 1 сентябрь 1941 (21 яшь) Украина |
Һөнәре | шагыйрь |
Габдулла Гали улы Галиев 1920 елның 20 июнендә Татарстанның хәзерге Теләче районы Шәдке авылында укытучы-мөгаллим гаиләсендә туа. 1935 елда Шәдке җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Казанга килеп, педагогика институты каршындагы рабфакка укырга керә. Шушы чорда аның әдәби иҗат эшчәнлеге башлана. Г. Галиев, 1939 елда хәрби хезмәткә алынып, Ватан сугышының беренче көннәреннән үк сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. 1941 елның сентябрь аенда Украинадагы Каменец-Подольский шәһәрен саклау өчен барган каты сугышларның берсендә ул батырларча һәлак була.
1939 елда Татарстан дәүләт нәшриятында яшь авторның «Яшел бөреләр» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә, тагын бер елдан (1940) «Үсәбез» дигән озын шигыре аерым китап булып басылып чыга. Г. Галиевнең әдәби мирасыннан аерым үрнәкләр 1961 елда Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Алар сафта» исемле җыентыкта урын алган.
Ватан азатлыгы өчен гомерен биргән солдат-шагыйрь буларак, Г. Галиевнең исеме Татарстан Язучылар союзы бинасына куелган мемориаль тактага язылды.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Габдулла Галиев, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.