Владимир Шамов

Владимир Шамов, Владимир Николай улы Шамов, рус. Шамов Владимир Николаевич (1882 елның 3 июне, Уфа губернасы, Минзәлә — 1962 елның 30 марты, Ленинград) — табиб-хирург, медицина хезмәте генерал-лейтенанты (1943), профессор, академик (1945), РСФСР һәм Украина ССР атказанган фән эшлеклесе, Ленин премиясе лауреаты (1962).

Илдә беренчеләрдән булып, донорның һәм реципиентның кан төркеменә карап, кан күчерү алымын кертә, трансфузиология һәм трансплантология буенча гыйльми-гамәли ачышлары бар.

Владимир Шамов
Владимир Шамов
Туган телдә исем Владимир Николай улы Шамов
Туган 3 июнь 1882(1882-06-03)
Уфа губернасы, Минзәлә
Үлгән 30 март 1962(1962-03-30) (79 яшь)
Ленинград
Күмү урыны Богослов зираты[d]
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясеВладимир Шамов Русия империясе
РСФСРВладимир Шамов РСФСР
ССРБВладимир Шамов ССРБ
Әлма-матер Император тыйб-хирургия академиясе[d]
Һөнәре табиб
Эш бирүче Институт нейрохирургии имени академика Н. Н. Бурденко[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Ленин орденыЛенин орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак орденыХезмәт Кызыл Байрагы орденыКызыл Йолдыз ордены
Ленин премиясе
Хәрби дәрәҗә генерал-лейтенант
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Тәрҗемәи хәле

1882 елның 22 маенда (3 июнендә) Уфа губернасы Минзәлә өяз шәһәрендә укытучы гаиләсендә туган. Әтисеннән бик иртә ятим кала. Өязнең земство хастаханәсендә фельдшер булып эшләгән әнисе улы төпле белем алсын өчен барлык көчен куя. Минзәлә гимназиясен (1902), Санкт-Петербург хәрби-медицина академиясен (1908) бик яхшы билгеләренә тәмамлый. 1912 елда атаклы галим Сергей Федоров җитәкчелегендә онкология темасына докторлык диссертациясе яклый. 1913-1914 елларда АКШта һәм Бөекбританиядә фәнни командировкада була: бертуган В. һәм Ч. Мейо, Дж. Крайль, проф. Х. Кушинг клиникаларында, проф. А. Каррель, Ф. Рочс лабораторияләрендә гыйльми эзләнүләр алып бара.

1914 елда Петербургка кайта, Хәрби-медицина академиясенең хирургия клиникасында эшли башлый. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында кыр госпитальләрендә эшли.

Октябрь инкыйлабын тарихи чынбарлык буларак кабул итә, чит илгә китми, яңа хакимият белән хезмәттәшлек итә башлый. Ватандашлар сугышы чорында Кызыл гаскәр сугышчыларын дәвалый.

1919 елның 20 ноябрендә, илдә беренчеләрдән булып, донорның һәм реципиентның кан төркеменә карап, авыруга кан күчерүне башкара.

1923 елдан Харковь медицина институты профессоры. Украина ССРда беренче кан күчерү һәм гематология институтын оештыручы (соңыннан директоры).

1939 елдан янәдән Ленинградта эшли.

Бөек Ватан сугышы вакытында Кызыл гаскәрнең баш хирургы Н.И. Бурденконың урынбасары. 1945 елда Ерак Көнчыгыш фронтлары баш хирургы.

Сугыштан соң үзенең хезмәт юлы башланган хәрби-медицина академиясендә кафедра мөдире. 1947-1956 елларда А.Л. Поленов исемендәге Лениград нейрохирургия фәнни-тикшеренү институты директоры.

Нейрохирургия, урология, үпкә хирургиясе һ.б. буенча 140 фәнни хезмәт авторы. 1945 елда ССРБ медицина фәннәре академиясе хакыйкый әгъзасы итеп сайлана.

1962 елда кан күчерү һәм әзерләү буенча фәнни-гамәли хезмәтләре өчен Ленин премиясе бирелә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Хәтер

Владимир Шамов 
Санкт-Петербургта һәйкәле. 2007

Чыганаклар

Әдәбият

  1. А.Г. Бедарева. В названиях улиц – наша история. Мензелинск, 2014.(рус.)
  2. И.А. Лурин һ.б. Владимир Николаевич Шамов – выдающийся врач и ученый нашего времени. «Наука i практика», 2014 ел, №1 (2).(рус.)

Сылтамалар

Искәрмәләр

Tags:

Владимир Шамов Тәрҗемәи хәлеВладимир Шамов Бүләкләре, мактаулы исемнәреВладимир Шамов ХәтерВладимир Шамов ЧыганакларВладимир Шамов ӘдәбиятВладимир Шамов СылтамаларВладимир Шамов ИскәрмәләрВладимир Шамов1882 ел1943 ел1945 ел1962 ел3 июнь30 мартЛенинградМинзәләРус телеУфа губернасы

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

1429 ел8 ноябрьКлара ХәйретдиноваMacOSКәрибулла ХәйруллинДуван районы татар авылларыAntuan de Sent-EkzüperiНаил Фәтхуллин (1936)НурмиевРинат Садыйков (1986)АфразияEva ElfieВольфганг Амадей МоцартЭльмира ШәрифуллинаМалагаси телеАвстралияАлинә ШәрипҗановаФирзәр МортазинМарат Әхмәтов (1954)Дмитрий МенделеевКүренмә нурланышXXVIII гасыр (б. э. к.)Зифа НагаеваПсихологияВорошилов районы (Татарстан АССР)Таҗи ГыйззәтАйдар Юнысов (1987)Шафран (станция)1420 елИлдус ГабдрахмановYonten GialtsoСарыкылычБар, Эт. Бар! (мультсериал)Беренче май (бәйрәм)Хәбир ИбраһимСәламәтлекMOB4Фатих ӘмирханЯшерәм яулык1393 елРәфис КорбанMäxmät KapetanoviçДәүфит ХәмәдишинЮг телеГадел КутуйКырым РеспубликасыГөлдания ХәйруллинаАляскаШвейцарияФаил ШәфигуллинРунди (теле)Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле1552 елАлман теле2020-елларИльмира НәгыймоваC++ОблигацияКадим ҖәмитовТатар халык җырларыЛюляциВикиөзекАлмаз Юнысов (1987)Безнең гомер (китап)Татар теленең аңлатмалы сүзлегеПорнографияЭшче-крестьян Кызыл АрмиясеОлег ФазылҗановЧакбей (Луизиана)Акман (Күгәрчен районы)Халыкара хатын-кызлар көне🡆 More