Татар Википедиясе җәмгыяте бу мәсьәлә турында үз кагыйдәсен кабул иткәнче, Рус Википедиясе киңәш-кулланмалары тәртибе нигезендә Википедия:Критерии добросовестного использования кагыйдәсен кара. |
Бу бит Татар Википедиясе'нең киңәш-кулланмаларына керә. Тасвирланган тәртип буенча эш итү киңәш ителә. Әммә дә ләкин монда язылганы — догма түгел. Саф-сәламәт акылга нигезләнеп атлагыз. Бу битне үзгәрткәнче, сез кертергә уйлаган текст консенсуска туры килгәнен тикшереп алыгыз. Шөбхәләр туган очракта, аларны бәхәс битендә белдерсәгезче. |
Юридик кагыйдәләр (ингл.) |
---|
Википедиянең төп максаты - ирекле эчтәлекле энциклопедия ясау гына түгел, ә сыйфатлы энциклопедия ясау. Шуңа күрә күп кенә очракта ирексез медиа-файллар һәм башка материаллар кулланмыйча калып булмый. Әлеге кагыйдәләр минималь зыян белән ике максатка да ирешергә компромис буларак торалар.
Намуслы куллану өлкәсендә Википедия сәясәтенең төп максаты — ирекле эчтәлекне ясау һәм һәркем куллана алырлык тарату идеясен яклау. Әлбәттә, әлеге максатка ирексез материалларны бөтенләй тыю белән дә ирешеп була, әмма икенче яктан караганда шулай ук төп мәсьәлә булып сыйфатлы энциклопедия ясау тора. Шуңа күрә кайбер якланган материалларны куллануны рөхсәт итәргә туры килә. Бу документ - тыюлыклар белән әлеге материалларны куллану шартлары турында.
Бернинди дә ирекле лицензиягә туры килмәгән файлларны куллану билгеләнгән шартларга туры килергә тиеш. Әлеге шартлар «намуслы куллану» төшенчәсенә нигезләнеп һәм ирекле энциклопедия ясауның максатларын күздә тотып, негатив хокук нәтиҗәләрне булдырмау теләген исәпкә алып язылганнар.
Шулай итеп, бөтен ирексез файллар кулланганда түбәндә язылган бөтен шартлар да үтәлергә тиеш.
Әлеге кагыйдәләргә өстәп төрле очракларда кулланыр өчен тематик аныклыклар кертелергә мөмкин. Аныклыклар проектның башка кагыйдәләре кебек җәмагатьчелек тарафынна кабул ителә. Әмма аныклыклар белән биредәге кагыйдәләр арасында каршылыклар туса, беренче чиратта (каршылыклар кысаларында) аныклыклар түгел, ә кагыйдәләр үтәлергә тиеш.
Билгеләнгән шартларны үтәмәгән ирексез материаллар кулланучыны кисәткәч 14 көн эчендә бетерелергә тиеш. Материал бетерелмәс өчен файлны йөкләгән кулланучы, яки башка кулланучылар намуслы куллану шартларын исбатларга тиеш. Кагыйдәләрне кабул иткән көнгә кадәр йөкләнгән файллар өчен 14 көнлек вакыт 30 көнгә кадәр сузыла.
Конкрет очракта җәмагатьчелекнең консенсусы нәтиҗәсендә бу кагыйдәләрдән чыгармалар да билгеләргә мөмкин. Әлеге күренеш ирекле энциклопедия ясау максаты өчен эшләнә (мәсәлән, җәмагатьчелекнең алмашка эзләүдә ярдәме кирәк булган ирексез материаллар белән төркем була ала).
1. Авторның, яки башка хокук иясенең ризалыгын алмыйча һәм хакын түләмичә, ләкин мәҗбүри рәвештә әсәр авторының исемен һәм әсәр алынган чыганакны күрсәтеп рөхсәт ителә: 1) хаклы рәвештә халыкка белдерелгән әсәрләрне фәнни, полемик, тәнкыйтьләү, яки мәгълүмати максатлар белән максатны үтәр өчен кирәкле кадәр күләмдә оригиналда һәм тәрҗемәдә цитаталау <...>; 2) хаклы рәвештә халыкка белдерелгән әсәрләрне һәм алардан иллюстрация буларак өзекләрне белем алу <...> басмаларында куелган максат күләмендә куллану; <...> |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Википедия:Намуслы куллану шартлары, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.