Боровецкий чиркәве, Изге Күккә ашу чиркәве, рус. Боровецкая церковь, храм Святого Вознесения — Уфа губернасы Минзәлә өязе Боровецкий авылында (хәзер Яр Чаллы шәһәренә керә) 1882 елда төзелеп беткән гыйбадәтханә (чиркәү).
Рус православие чиркәвенең Мәскәү патриархаты Казан епархиясе Кама аръягы благочиние округына карый. Әрхәрәй утары статусына ия. XIX гасырның II яртысы архитектура истәлеге.
Чиркәү | |
Боровецкий чиркәве Боровецкая церковь | |
Боровецкий чиркәве. 1997 | |
Ил | Татарстан |
Шәһәр | Чаллы |
Дин | Православие |
Мәхәллә | Кама аръягы благочиние округы |
Бина төре | өч башлы гыйбадәтханә |
Төзелеш еллары | 1872—1882 еллар |
Халәте | гамәлдә |
Адрес: 423800 Татарстан, Яр Чаллы, Чулман проспекты, 127.
Чиркәү җитәкчесе — протоиерей Алексей (Дубровин).
XVIII гасырда Боровецкий авылында агач чиркәү булган. 1828 елда беренче таш чиркәү төзелә. Яңа таш гыйбадәтханә 1872-1882 елларда Алабуга сәүдәгәре, XIX гасыр ахырының күренекле язучысы Д.И. Стахеев (1840-1918) акчасына төзелә. Октябрь инкыйлабына кадәр чиркәү Боровецкий авылы һәм якындагы 3 авыл халкына хезмәт күрсәтә.
Классика төрендәге эклектика стилендә корылган гыйбадәтханә. Чаң манарасы (рус. колокольня) 3 яруслы. 1990 еллардагы яңартып кору эшләре вакытында гыйбадәтханәнең беренчел халәтенә сизелерлек үзгәрешләр кертелә.
Чиркәү ишегалдында дини кирәк-яраклар сатучы ике кибет, православие китапханәсе, балалар якшәмбе мәктәбе урнашкан ике катлы административ бина бар.
1997-2000 елларда чиркәү хорында Владимир Васильев (хәзер Казан консерваториясе укытучысы) җырлый.
Яр Чаллының истәлекле урыннары | ||
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Боровецкий чиркәве, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.