һәм
Чакмагыш районы | |
баш. Саҡмағош районы | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 20 август 1930 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Башкала | Чакмагыш |
Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан |
Сәгать поясы | YEKT[d] һәм UTC+05:00 |
Халык саны | 30 780 (2010) |
Нәрсә белән чиктәш | Бакалы районы, Дүртөйле районы, Илеш районы, Кушнарин районы, Благовар районы һәм Шаран райуны |
Мәйдан | 1692 км² |
Почта индексы | 4532ХХ |
Рәсми веб-сайт | chekmagush.com |
Җирле телефон коды | 34796 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Чакмагыш районы Викиҗыентыкта |
Чакмагыш районы (рус. Чекмагушевский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Чакмагыш авылы.
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.
1962 елны Кушнаренко районына кушыла, 1965тә яңадан торгызыла. 78 торак урыны 13 авыл советына бүленгән.
Чакмагыш муниципаль районы республиканың төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Мәйданы 1692 км² тәшкил итә.
Район җирләре буйлап Агыйдел елгасының сул як кушылдыгы Базы, Күәш, Сыерыш, Сәвәде, Калмаш, Чебекәй, Чакмагыш һәм башка зур булмаган елгалар бар. Чәрмәсән, Чакмагыш җирләренең чигеннән ага. Районның җире типик селтеләнгән һәм көлсуланган туфрак, кара, соры, урман туфраклары таралган. Район биләмәсенең 19,9 проценты урманнар. Анда имән, каен, усак, чыршы, нарат агачлары үсә.
Бөек Ватан сугышына районнан барлыгы 10065 ир-ат һәм 18 хатын-кыз Кызыл армия сафларына чакырыла, шуларның 4289ына гына фронттан исән-сау әйләнеп кайтарга насыйп була, ә 5794 якташ яу яланнарында мәңгелеккә ятып кала.
Иң эре торак урыннары: Чакмагыш (2009 елда 11 мең кеше яши), Иске Калмаш (1,84 мең), Аблай (1,3 мең).
1939 | 1959 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 | 1 гый 2018 | 1 гый 2019 |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
57 200 | ↘43 315 | ↗46 466 | ↘39 741 | ↘32 659 | ↗33 031 | ↘30 780 | ↘28 403 | ↘28 120 |
Милләт | 1939 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 |
---|---|---|---|---|---|---|
татарлар | 61,7 % | 61,6 % | 58,5 % | 75,8 % | 59,1 % | 62,8 % |
башкортлар | 30,2 % | 38,4 % | 35,8 % | 16,7 % | 34,7 % | 30,7 % |
чуашлар | 3,3 % | ? | ? | ? | 3,1 % | 3,1 % |
руслар | 3,4 % | ? | ? | ? | 1,8 % | 2,1 % |
2002 елгы җанисәпнең рәсми нәтиҗәләре буенча башкортлар район халкының 34,7 % өлешен тәшкил иткәннәр, шул исәптә 6-19 яшьтәгеләр төркемендә — 32,35 % (татарлар — 60,8 %, 3,4 % — чуашлар, 2,3 % — руслар, 1,2 % — башка милләтләр).
Шул ук вакытта 2002 елгы җанисәпкә әзерләү чикләрендә район мәгарифенең бүлеге тарафыннан сораштыру үткәрелгән. Шул сораштыру нәтиҗәсендә башкортлар Чакмагыш районы укучыларның 15 процентны гына тәшкил иткәннәр (татарлар — 78 %, 4 % — чуашлар, 2 % — руслар, 1 % — башка милләтләр).
Туган тел буенча халык (2010): татар теле — 90,7 %, чуаш теле — 3,0 %, башкорт теле — 3,0 %, рус теле — 2,4 %.
Язучылар | Җитәкчеләр, хәрбиләр Сугыш геройлары
| Сәнгать әһелләре |
|
Файдалы казылмалардан нефть — Чакмагыш, Тозлыкуш, Манчар, Тамьян, Нур ятмаларында. Район үзәгендә биш автозаправка станциясендә ягулык-майлау материаллары сатыла.
Чакмагыш кирпеч заводы. Завод продукциясе район ихтияҗларын тулысынча канәгатьләндерә, хәттә чит районнарга да озатыла. Азакы елларда биредә цемент һәм комнан йөзләү өчен стена һәм идән плитәләре, тәрәзә тупсалары чыгарыла.
Район үзәгендә Уфадагы «Гидравлика» берләшмәсенең филиалы бар («Чакмагыш механика заводы»). Райондагы төзелешләрне алып барыр өчен «Римад», Башнефтезаводстрой, «Туймазынефтестрой» кебек куәтле төзелеш трестларының идарәлекләре ПМКлары җәлеп ителә.
Файдалы казылмалардан Митрә-Әюп, Болгар яктылыгында — төзелеш ташы, Көсекәйдә — яндыру өчен акшар, Бикмәт, Васильевка, Игенче, Рәҗәп, Тамьян, Филипп ятмаларында акшарлау өчен агрономик руда бар.
Чакмагыш — авыл хуҗалыгы-сәнәгать районы. Авыл хуҗалыгы өчен җир мәйданы-136,9 мең гектар, шул исәптән сөренте җирләр-106,5 мең гектар, печәнлекләр −0,7 мең гектар, көтүлекләр 29, 6 мең гектар тәшкил итә.
Район җирләрендә бөртекле ашлык, шикәр чөгендере, көнбагыш, бәрәңге, яшелчә-җимеш үстерелә. Үстерелгән иген Чакмагыш ашлык кабул итү предприятиесенә, андагы амбарларга озатыла. Ак он чыгару өчен тегермәннәр эшли.
ААҖ Чакмагыш сөт заводы, ААҖ ЧакмагышСөт. ДУП нәселле кош фабрикасы «Чәрмәсән» Башкортанада иң эереләрдән санала. Елына 5,5 млн данә йомырка, 6,5 мең центнер кош ите җитештерә. Иң эре хуҗалык — СПК «Базы». Ул Юмаш исемле чуаш авылында урнашкан, биредә 310 кеше эшли.
Район территориясендә җирле юллар челтәре яхшы үскән. Юлларның тулаем озынлыгы — 510 км.
Иң якын тимер юл станциясе — Бүздәк, ул 74 км ераклыкта урнашкан.
28 мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен белем бирү оешмасы. 16 урта, 5 төп, 26 азкомплектлы мәктәп, укучылар саны 4011.
2 урта һөнәри уку йорты: Башкорт төзелеш колледжы Чакмагыш филиалы, Уфа педагогика көллиятенең Чакмагыш филиалы. 1 башлангыч һөнәри уку йорты — Чакмагыш һөнәри лицее (86№).
1931 елдан бирле татарча Игенче газетасы чыга. Шимбә көннәрне русча кушымта белән чыга. 2002 елдан башлап газета редакциясе каршында мәҗбүри рәвештә башк. «Саткылар» газетасы чыгарыла.
1963 елның 6 мартыннан 1965 елның 31 мартына кадәр Чакмагыш районы Кушнаренко районы белән берләшкәч, Кушнаренкода «Агыйдел» исеме белән район гәҗите чыга.
1965 елның апреленнән районнарны яңадан аергач, Чакмагышта «Игенче», Кушнаренкода «Авангард» /«Яңа көн» исеме белән район гәҗитләре мөстәкыйль нәшер ителә башлый.
2016 елдан айга бер мәртәбә башкорт телендә «Сарманай» төбәк газетасы чыга.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Чакмагыш районы, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.