Равмер Хәбибуллин

Равмер Хәсән улы Хәбибуллин — күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, КПССның Башкортстан өлкә комитетының элекке беренче сәркатибе.

Равмер Хәбибуллин
Равмер Хәбибуллин
Туган телдә исем Равмер Хәсән улы Хәбибуллин
Туган 10 июль 1933(1933-07-10)
Чакмагыш, Башкортстан
Үлгән 31 август 2011(2011-08-31) (78 яшь)
Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ, Россия байрагы Россия
Әлма-матер Уфа дәүләт нефть-техника университеты
Һөнәре дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре Октябрь Революциясе ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Хөрмәт билгесе ордены

Тәрҗемәи хәл

Равмер Хәбибуллин 1933 елның 10 июлендә БАССРның Чакмагыш районы Чакмагыш авылында туган. Атасы гаяр коммунист буларак, улына Ревмир дигән исем кушмакчы булган, әмма паспортчы хатын ят исемне ялгыш ишетеп, баланы Равмер дип теркәтә.

1961 елда Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтып, Уфа нефть институтын тәмамлаганнан соң, «Татнефть» берләшмәсенең «Әлмәтнефть» нефть промыселы идарәсенә җибәрелә. Нефть чыгару операторы, нефть кудыру инженеры, партия комитеты секретаре, цех начальнигы, идарә начальнигы урынбасары булып эшли.

1970 елда Равмер Хәбибуллин «Татнефть» берләшмәсенә идарә начальнигы итеп тәгаенләнә. 1972 елда «Татнефть» берләшмәсе начальнигы урынбасары вазыйфасына күчерелә.

Югары һөнәри осталыгы, идарә итү сыйфатлары, нефть чыгару тәҗрибәсе зур булу нәтиҗәсендә 1977 елда ул «Пермьнефть» җитештерү берләшмәсенең генераль директоры итеп тәгаенләнә. 1986 елда ССРБ Нефть сәнәгате министрлыгының Проектлау һәм капиталь төзелеш баш идарәсе начальнигы вазыйфасына күтәрелә.

Башкортстан җитәкчелегендә

19871990 елларда Равмер Хәбибуллин КПССның Башкортстан өлкә комитетының беренче секретаре булып эшли. Бу вазифада ул кылган «игелекләре» өчен куылган Мидхәт Шакировны алыштыра. Ул урында эшләгәндә Равмер Хәбибуллин Башкортстан татарларын башкортлаштыру сәясәтенә чик куя алды. Татар мәктәпләре туган телдә белем алу хокукын кире кайтаралар. 1989 ел сан алу вакытында административ басым шаукымын булдырмады. Башкорт милләтчеләре шуның өчен аңа әле дә үпкәләрен белдерә. Имеш җирле халыкны татар итеп язылырга обком мәҗбүр иткән.

Җәмәгать эшчәнлеге

Җаваплылык, хәбәрдарлык һәм таләпчәнлек кебек сыйфатлары белән аерылып торды. Ул лаек рәвештә абруй-хөрмәт казанды, зур җәмәгатьчелек эше алып барды. Халык депутатларының Әлмәт шәһәр шурасы, Пермь өлкәсе Шурасы, БАССР Югары Шурасы, ССРБ Югары Шурасы депутаты булып сайланды, СССР Югары Шурасы Президиумы әгъзасы, СССР халык депутаты булды.

Дәүләт билгеләре һәм мактаулы исемнәр

Равмер Хәбибуллинның тырышлыгы югары дәүләт бүләкләре белән билгеләнгән. Ул Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрак, «Почет билгесе» орденнары, бик күп медальләр белән бүләкләнгән. Р. Х. Хәбибуллинга «ССРБның мактаулы нефтьчесе» дигән исем бирелгән.

2011 елның 31 августында Уфада каты авырудан вафат булды.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Tags:

Равмер Хәбибуллин Тәрҗемәи хәлРавмер Хәбибуллин Башкортстан җитәкчелегендәРавмер Хәбибуллин Җәмәгать эшчәнлегеРавмер Хәбибуллин Дәүләт билгеләре һәм мактаулы исемнәрРавмер Хәбибуллин ИскәрмәләрРавмер Хәбибуллин ЧыганакларРавмер ХәбибуллинКПССның Башкортстан өлкә комитеты

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Ламберпорт (Көнбатыш Виргиния)Христофор КолумбТайто (махсус район)Вольфганг Амадей МоцартЭнциклопедияВолгодонскАлманнарКәүсәр сүрәсеВинарис ИльегетЛоренс (Канзас)Масса-ди-СоммаСумы өлкәсе3 февральҺэлли БерриГонолулуВинья-дел-МарЛа-Ке-лез-ИвелинРимSLC16A8Туртл-Ривер (Миннесота)Михаил ГорбачёвИсаак НьютонДонецк (Русия)ТалаһасиЭчәклек үткәрмәүчәнлегеЯва телеЖизель БюндхенИнглиз телеХолмат ОдиловТатар телеКара матдәСент-Пол (Аляска)Поттсборо (Техас)Маҗар телеПермь краеBarbarossa operatsiäseRIT2Süriä watandaşlar suğışıПенза өлкәсеКетово районыМартСан-Джорджо-МорджетоLi KötçäñНью-ЙоркDmitriy Tsvetkov (1890)АкапулькоКресент-Сити (Калифорния)Һава-десант гаскәрләре көнеИндонезия телеТатарстанОкеанлыкКөнбатышЖак Ширак1973 елДостало, не хочу!!!20 сентябрьТөньяк ДакотаГөтеборгӘбри ХәбриевГемморойПетухово районыКәгазь1960 елЗвериноголовское районыКамчатка краеФәлсәфәНурихан ФәттахГомуми чагыштырмалылык теориясе28 гыйнварКолдвелл (Айдахо)Волгоград өлкәсе2024 елФиладельфия🡆 More