Ангилья (Әңгилья, ингл. Anguilla, әйтелеш: ) — Бөекбританиянең үзидарәле диңгезарты территориясе.
Байрак | |
Шигарь | Unity, Strength and Endurance |
---|---|
Халык саны | 14 738 (2018, бәя), 19 079 (бәя, 2023) |
Сәгать кушагы | UTC−04:00 |
Рәсми тел | инглиз теле |
География | |
ИҖБ | Британиянең диңгезарты территорияләре |
Мәйдан | 91 км² |
Координатлар | 18.23°N 63.05°W |
Сәясәт | |
Канун чыгару органы | Ангилия милли мәҗлесе |
Хөкүмәт башлыгы | Виктор Бәңкс |
Икътисад | |
Акча берәмлеге | Көнчыгыш Кариб дуллыры |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | сул |
Челтәр көчәнеше | 110 вольт |
Телефон коды | +1264 |
ISO 3166-1 коды | AI |
Интернет домены | .ai |
Мәйданы 102 км². Халык саны — 13 037 кеше (2011), шуларның 90% — зәнҗиләр, 4,6% — мулатлар, 3% — ак тәнлеләр. Өч чагыштырмача зур һәм егермегә якын вак утрау һәм мәрҗән рифларынан гыйбарәт.
Башкала — Валли шәһәре.
Тропик пассатлы климат, уртача еллык температурасы +28°С. Июль-октябрьдә гарасатлар була.
Утрауның кайчан һәм кем тарафыннан ачылганлыгы төгәл билгеле түгел. 1650 елдан Бөекбритания колониясе. 1980 елдан — диңгезарты территория.
Икътисад нигезе — туризм, офшор бизнесы һәм балык тоту. Аз күләмнәрдә омарлар, тоз һәм ром читкә чыгарыла. Ягулык, азык-төлек, сәнәгать мәхсулатлары һәм текстиль импортлана.
2001 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Ангилья халкының зур күпчелеге христианнар: англикан чиркәве диндарлары – 29 %, методистлар – 23,9 %, илленчеләр – 7,7 %, җиденче көн адвентистлары – 7,2 %, Көнбатыш Һиндстан чиркәве диндарлары – 7,6 %, баптистлар – 7,3 %, католиклар – 5,7 %, Йәһвә шаһитлары – 0, 7 %. Башка диннәр (растаманнар, Һинд дине, плимут кардәшләре, Ислам) – 6 %, атеистлар – 4 % .
Ангильяда Мөселман мәдәни үзәге (Muslim cultural centre) ачылган һәм эшли.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Ангилья, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.