Альтруистлык (фран.
altruisme, лат. alter - үзеңнән башка) — дин кардәшеңә кайгыртучанлык күрсәтүне чагылдыручы әхлакый принцип. Альтруистлык термины Oгюст Конт тарафыннан кертелгән булса да, (әхлакый) күренеш буларак, ул борынгы замандагы дини һәм әхлакый теорияләрдә үк (Һиндстан) барлыкка килә. Соңрак ул христианнар моралендә урын таба («Дин кардәшеңне үзеңне яраткан кебек ярат»).
Альтруистлык | |
Моңа өлешчә туры килә | unselfishness[d] |
---|---|
Моның каршысы | Эгоистлык |
Альтруистлык Викиҗыентыкта |
Альтруистлык теоретик планда XVIII гасырда инглиз һәм француз мәгърифәтчеләре тарафыннан эшкәртелә башлый. Инглиз галимнәре A. Шефтебери һәм Ф. Хатчесон игелек принципларын кешеләрнең табигатендә тумыштан ук килгән сыйфат дип санап, аны бизәп, эстетик планда бирергә тырышалар. Мәсәлән, Хатчесон кеше сөючәнлек сыйфатын эвдемо-низмга каршы куеп, ягъни утилитарлыктан «чистартылган» рәвештә күрергә тели.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Альтруистлык, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.