Александр Стубб , Кай-Ёран Александр Стубб (швед.
2024 елның 1 мартыннан Финляндия президенты.
Александр Стубб | |
---|---|
Финляндия президенты | |
Вазыйфада | |
Вазыйфага керешкән 2024 елның 1 марты | |
Аңа кадәр | Саули Ниинистө |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 1 апрель 1968 (56 яшь) Финляндия, Хельсинки |
Сәяси фирка | Милли коалиция |
Җефет | Сюзанна Иннес-Стубб[d] |
Әни | Кристель Стубб[d] |
Әти | Йоран Стубб[d] |
Белем | London School of Economics, Колледж Европы[d], Фурман университеты[d], Париж 1 университеты[d], Университет Париж IV Сорбонна[d] һәм Mainland High School[d] |
1968 елның 1 апрелендә Хельсинкида фин хоккейчысы гаиләсендә туган . Ике телле тәрбия алган (әтисенең туган теле ― швед, әнисенең ― фин теле. Дейтона-Бичта (Флорида, Америка Кушма Штатлары) мәктәптә укый, аны 1986 елда тәмамлый. 1988 елда Хельсинкида Larkan гимназиясен тәмамлый һәм бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Шуннан соң Финляндия Кораллы Көчләрендә хезмәт итә.
1989 елда гольфтагы уңышлары өчен Көньяк Каролинада Фурман университетына[d] укырга керү өчен спорт стипендиясе ала. Башта ул эшмәкәрлек белгечлеген сайлый, аннары политология факультетына күчә һәм аны 1993 елда «бик яхшы»га һәм бакалавр дәрәҗәсе белән тәмамлый.
1994 елда Стубб Парижның Сорбонна[d] шәһәрендә француз телендә цивилизация тарихы буенча диплом яклый, бер елдан соң Брюггеда College of Europe[d] колледжында Европа эчке эшләре мәсьәләләре буенча магистр дәрәҗәсен ала. Укудан буш вакытта хоккей тренеры, гольф өчен җиһазлар кибетендә сатучы, Германиядә кәгазь җитештерү фабрикасында стажер булып эшләп ала.
Фин һәм швед телләрендә (туган телләре), шулай ук инглиз, алман һәм француз телләрендә иркен сөйләшә.
1995―1997 елларда Финляндиянең тышкы эшләр министрлыгында киңәшче булып эшли, 1997―1998 елларда Финляндия Фәннәр академиясендә тикшеренүләр белән шөгыльләнә. 1999 елда Лондон икътисад мәктәбендә философия докторы дәрәҗәсен ала. 1999 елдан 2001 елга кадәр Брюссельдә Европа Берлегендә Финляндия вәкиллегендә махсус тикшерүче, шулай ук Ницца килешүе буенча хөкүмәтара сөйләшүләрдә Финляндия хөкүмәт делегациясе әгъзасы була. 2000 елда Брюггедагы Европа көллиятенең профессоры исемен ала.
2001 елдан Европа комиссиясе президенты Романо Проди[d] киңәшчесе һәм Европа Конвенциясен эшләү буенча махсус комиссия әгъзасы вазыйфасын башкара. 2003 елда Финляндиянең Европа берлегендәге вәкиллегенә махсус эксперт һәм Европа Конституциясе буенча хөкүмәтара сөйләшүләрдә катнашучы буларак кайта.
2004 елда «Милли коалиция» партиясеннән Европа парламентына[d] сайлана һәм, йөз меңнән артык сайлаучы тавышын җыеп, депутат була.
2008 елдан ― Финляндия хөкүмәтендә. Мари Кивиниеми[d] хөкүмәтендә Финляндия тышкы эшләр министры итеп билгеләнә.
2011 елда «Милли коалиция» партиясеннән Финляндия парламентына[d] сайлана.
2014 елның 14 июнендә «Милли коалиция» партиясенең яңа рәисе итеп сайлана, Финляндия хөкүмәтен җитәкли башлый.
2015 елда премьер-министр вазыйфасыннан китә, финанс министры вазыйфасын ала.
2016 елның 11 июнендә чираттагы партия съездында «Милли коалиция» партиясенең рәисе вәкаләтләрен тапшыра.
2017 елның августында Европа Инвестиция Банкы[d] генераль директоры урынбасары итеп билгеләнә.
2024 елның 11 февралендә Финляндия Президенты итеп сайлана, вазыйфасына 2024 елның 1 мартында керешә.
Инглиз Сюзанна Иннес-Стубб белән никахта. Аларның ике баласы бар: кызы Эмилия (2001 елгы) һәм улы Оливер-Йохан (2004 елгы).
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Александр Стубб, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.