Фин теле́ (үзатамасы suomi, suomen kieli) — фин-угор телләренең балтыйк-фин төркемчәсенә караучы тел.
Финляндиянең рәсми теле (швед теле белән беррәттән). Финлядиядә яшәүче 4,7 миллион кешенең (ил халкының 92 проценты) туган теле. Европа Берлегенең рәсми телләренең берсе. Швециядә — монда финча якынча 300 000 кеше сөйләшә — рәсми рәвештә милли азчылыклар теле дип танылган. Моннан тыш, фин телендә сөйләшүче кечерәк төркемнәр Норвегия (Финмарк өлкәсе), Россия (Карелия өлкәсе) һәм Эстониядә дә бар.
Фин теле | |
Үзисем: | suomi |
---|---|
Илләр: | Финляндия, Швеция, Эстония, Норвегия, Россия |
Рәсми халәт: | Финләндия, Карелия Республикасы ( Россия Федерациясе) |
Күзәтүдә тора: | Finnish Language Office[d] |
Сөйләшүчеләр саны: | 7 млн |
Дәрәҗә: | 52 |
Халәт: | иминлектә[d] |
Классификация | |
Төркем: | Урал телләре гаиләсе |
Язу: | латин язуы һәм скандинавский Брайль[d] |
Тел кодлары | |
ГОСТ 7.75–97: | фин 740 |
ISO 639-1: | |
ISO 639-2: | |
ISO 639-3: |
Фин-угор теле буларак фин теле Европада иң күп таралган индо-герман телләреннән ныкъ аерыла. Шулай да берничә гасыр дәвамындагы аралашу нәтиҗәсендә синтаксисы һәм сүз байлыгы берникадәр тирә-яктагы индо-герман телләренә охшашланган. Фин теленең үзенчәлекләренннән агглютинатив төзелеш, күпсанлы килешләр (барысы 15), катлаулы морфонология (сузыклар гармониясе һ.б.), грамматик җенес категориясе булмауны атарга мөмкин.
Агглютинатив тел булу — фин һәм татар телләре өчен (һәм башка төрки телләр өчен дә) уртак сыйфат.
Инглиз телендә иң күп кулланыла торган фин сүзе булып сауна тора, ул шулай ук күп башка телләргә дә кергән.
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Finnische Sprache (алм.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз. |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Фин теле, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.