Финляндия президентын сайлаулар (фин.
Сайлаучылар алты елга Финляндия Президентын сайлый.
← 2018 2030 → | |||
Финляндиядә президент сайлаулары (2024) | |||
---|---|---|---|
2024 елның 28 гыйнварында (беренче тур) 2024 елның 11 февралендә (икенче тур) | |||
Сайлаучылар килүләре | 71.53% | ||
Кандидат | Александр Стубб | Пекка Һаависто | |
Фирка | «Милли коалиция» фиркасе | бәйсез кандидат. «Яшелләр берлеге» күрсәткән | |
Голосов в первом туре | 882,113 (1нче тур) (27.21%) | 836,357 (1нче тур) (25.80%) | |
Голосов во втором туре | 1 575 211 (2нче тур) (51,6 %) | 1 476 548 (2нче тур) (48,4 %) | |
Икенче тур |
2012 елдан бирле илне ике срок рәттән җитәкләгән Финляндия Президенты Саули Ниинистө яңадан сайлануга дәгъва итә алмый һәм отставкага китә.
Әгәр яңа президент 28 гыйнварда беренче тавыш бирүдә гамәлдәге тавышларның яртысыннан күбрәген җыеп сайланса, аның мөддәте 2024 елның 1 февралендә башлана. Әгәр сайлаулар 11 февральдә икенче тавыш бирүгә күчерелсә, срок 2024 елның 1 мартында башлана.
Финляндия Конституциясенең 54 статьясының беренче пункты нигезендә, президентлыкка кандидат Финляндия гражданы булырга тиеш. Сайлау көнендә 18 яшьтән ким булмаган барлык Финляндия гражданнары сайлауларда тавыш бирергә хокуклы. Яшәү урыны тавыш бирү хокукына тәэсир итми.
Беренче тур сайлауларда алдан тавыш бирү Финляндиядә 17-23 һәм чит илләрдә 2024 елның 17-20 гыйнварында уздырылган.
2023 елның 8 июнендә Финляндиянең тышкы эшләр министры Пекка Һаависто (1958 елгы) «Яшелләр берлеге»[d] партиясе съезды алдыннан үз кандидатурасын тәкъдим иткән. Элегрәк ул 2012 һәм 2018 елларда президент вазыйфасына кандидат булган, тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Саули Ниинистө җиңгән. 2024 елгы сайлауларда Һаависто партиядән түгел, сайлаучылар берләшмәсеннән (ким дигәндә 20 мең сайлаучы) сайлана.
21 июньдә Финляндия Банкы[d] генераль директоры Олли Рен (1962 елгы) президент сайлауларында катнашуы турында белдерә.
7 июльдә «Чын финнар»[d] партиясе Финляндия парламенты (Эдускунта) спикеры Юсси Халла-ахоны (1971 елгы) кандидат итеп күрсәтә.
3 августта сайлаучылар берләшмәсе политолог Мика Аалтоланы (1969 елгы) тәкъдим итә.
15 августта «Милли коалиция»[d] партиясе Александр Стуббны (1968 елгы) президентлыкка кандидат итеп тәкъдим итә.
24 августта «Христиан демократлары»[d] партиясе партия рәисе, илнең авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы министры Сари Эссайяны (1967 елгы) тәкъдим итә.
15 октябрьдә «Сул иттифакъ»[d] партиясе Ли Андерссонны тәкъдим итә
2 декабрьдә Социал-демократик партия[d] Ютта Урпилайненны тәкъдим итә.
«Хәзер» хәрәкәте[d] партия рәисе бизнесмен Һарри Һаркимоны тәкъдим итә.
Беренче турда катнашучылар саны 74,9 % тәшкил иткән.
Тавышларны алдан исәпләү буенча, «Милли коалиция» партиясеннән кандидат Александр Стубб сайлауларның беренче турында бирелгән тавышларның 27,2 % ын, сайлаучылар берләшмәсе кандидаты Пекка Һаависто («Яшелләр берлеге» партиясе) 25,8% ын җыйган. Алар арасында сайлауларның икенче туры үткәрелә. Яңа президентлык срогы 1 мартта башлана.
Алдан тавыш бирү 2024 елның 31 гыйнварыннан 6 февраленә кадәр Финляндиядә һәм 31 гыйнварыннан 3 февраленә кадәр чит илләрдә үткәрелә.
Александр Стубб сайлауларның 11 февральдә узган икенче турында 51,6% тавыш җыеп, җиңеп чыга.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Финляндия президентын сайлаулар (2024), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.