Айгөл Хисмәтуллина (рус. Айгуль Хисматуллина, 1989 елның 6 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы) ― опера җырчысы (колоратур сопрано), Мария театрының Санкт-Петербург (2018 елдан) һәм Владивосток (2016 елдан) сәхнәләре опера труппалары солисты, халыкара конкурслар, шул исәптән П.
И. Чайковский исемендәге Халыкара конкурс лауреаты (Мәскәү, 2019, II премия һәм көмеш медаль).
Айгөл Хисмәтуллина | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме | Айгөл Хисмәтуллина |
Туу көне | |
Туу урыны | |
Эшчәнлек еллары | 2014 - х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | |
Моң | колоратур сопрано |
Кораллар | тавыш |
Жанрлар | классика |
Коллективлар | Мария театры[d] |
Бүләкләр | халыкара конкурслар лауреаты |
Айгуль Хисматуллина |
1989 елның 6 июнендә Татарстан АССР Яр Чаллы шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. Чаллыда музыка мәктәбенең хор бүлегендә аккордеон классында шөгыльләнгән. 9 классны тәмамлагач, Яр Чаллы педагогика көллиятенә укырга кергән. Анда 1 ел укыгач, сольфеджио буенча педагогы тәкъдиме белән Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллиятенә күчә һәм әлеге уку йортын тәмамлый (тенор Владимир Алексеевич Конин классы).
2014 елда Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган (РФ атказанган артисты Клара Әкрам кызы Хәйретдинова классы, лирик-драматик сопрано буларак әзерләгән), шуннан соң РФ атказанган артисты Альбина Әнвәр кызы Шаһиморатова җитәкчелегендә ассистентура-стажировка үткән (2014―2016). Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында тыңлаулар узган, әмма труппага кабул ителмәгән.
2016 елдан ― Приморье сәхнәсе солисты (Владивостокта Мария театры[d] филиалы).
2017 елда Мария театры базасында халыкара Atkins Young Artists Program мәгариф проекты стипендиаты була. Валерий Гергиев һәм Вероника Аткинсның турыдан туры патронажы астында программа стипендиатлары тәҗрибәле белгечләр җитәкчелегендә камилләшү, шулай ук үзләрен Мария театры сәхнәләрендә һәм чит илләрдә сынап карау өчен уникаль мөмкинлек ала.
2018 елның февралендә Мария театры сәхнәсендә Стравинскийның «Соловей» операсында төп партиядә дебют ясый.
2018 елның 30 декабрендә Мария театрында Гаэтано Доницеттиның[d] Вальтер Скотт романы мотивлары буенча язган «Лючия ди Ламмермур» операсында (Италия режиссеры Андреа де Роза куелышында) Лючия партиясен (икенче составта) башкара.
2019 елда Барселонада Франсиско Виньяс исемендәге конкурста беренче премия яулый, Барселонаның Лисеу театры белән аның спектаклендә катнашу өчен контракт төзи, 2022 елда аны «Риголетто» операсына Джильда роленә чакыралар.
2023/24 сезонында Лондонның Ковент-Гарден Король операсы сәхнәсенә чыгыш ясарга чакырыла, анда Төн Патшабикәсе партиясен башкара. Һәм аның белән Берлинда «Дойче Опера» да чыгыш ясый.
Ире Евгений Ахмедов, Мария театры солисты (тенор) .
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Айгөл Хисмәтуллина, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.