Үһән вирусология институты (ингл. Wuhan Institute of Virology, WIV; кыт.
Үһән шәһәренең (Хубэй провинциясе) Цзянся районында урнашкан. Кыйтга Кытайда 4 биоиминлек дәрәҗәсендә (BSL-4) төзелгән беренче лаборатория.
Үһән вирусология институты | |
Нигезләнү датасы | декабрь 1956 |
---|---|
Рәсми исем | 中国科学院武汉病毒研究所 |
Кыскача исем | WIV |
Әһәмиятле кеше | Ши Чжэнли[d] |
Дәүләт | Кытай |
Административ-территориаль берәмлек | Цзянся[d] |
Ана ширкәт | Кытай фәннәр академиясе[d] |
Адрес | 湖北省武汉市武昌区小洪山中区44号 |
Почта индексы | 430071 |
Рәсми веб-сайт | whiov.cas.cn һәм english.whiov.cas.cn(ингл.) |
Үһән вирусология институты Викиҗыентыкта |
1956 елда Кытай фәннәр академиясенең Үһән микробиология лабораториясе буларак нигез салына. 1961 елда ул Көньяк Кытай микробиология институты була, ә 1962 елда Үһән микробиология институты дип үзгәртелә. 1970 елда фән һәм технологияләр идарәсен фән һәм техника буенча Хубэй комиссиясе җитәкләгәч, Хубэй провинциясенең микробиология институты булып үзгәртелә. 1978 елның июнендә Кытай фәннәр академиясенә кире кайтарыла һәм Үһән вирусология институты дип үзгәртелә.
2015 елда Лионнан француз инженерлары белән берлектә институтта 300 млн юань (44 млн. АКШ доллары) торган Милли биоиминлек лабораториясе эшләнә һәм кыйтга Кытайда 4 биоиминлек дәрәҗәсендә (BSL-4) төзелгән беренче лаборатория була.
2005 елда Үһән вирусология институтыннан тикшеренүчеләрне үз эченә алган төркем SARS коронавирусының килеп чыгышы турында тикшеренү бастыра. Төркем Кытайдагы дагаборынлы ярканатларның SARS ка охшаган коронавирусларның табигый резервуар булуын ачыклаган. Институт тикшеренүчеләре Кытайның төрле урыннарында меңләгән дагаборынлы ярканатлардан пробалар алганнар, ул ярканатларның коронавирусының 300 дән артык эзлеклелеген аерып чыгарган. 2015 елда институт ярканатлар коронавирусы ярдәмендә HeLa ны йоктырырга мөмкинме, дигән уңышлы тикшеренүне бастырып чыгара. Институт командасы типик булмаган пневмония вирусы белән ярканат коронавирусын үз эченә алган гибрид вирусын эшләгән. Гибрид вирус кеше күзәнәкләрен йоктыра алган.
2018 елның гыйнварында Пекиндагы АКШ илчелеге үз хезмәткәрләрен, дипломатларын, Үһән вирусология институты экскурсиягә җибәргән. Экскурсия нәтиҗәләре буенча Вашингтонга институтта куркынычсызлык проблемалары турында ике дипломатик ашагыч хәбәр җибәрелә. Ашагыч хәбәрләрнең берсе «The Washington Post»ка эләккән. Шуның белән 2020 елның 16 апреленә кадәр Кытайның пандемияне таратуда гаеплелеге нигезләнә. Америка күзләве мәгълүматлары буенча, короновирус симптомнары белән институтның өч хезмәткәре Үһән хастаханәләренә 2019 елның ноябрендә эләккән, ягъни бу хәл Кытай Үһән халкы арасында пневмониянең яңа төрен таныганчы берничә атна элек булган.
2019 елның декабрендә Үһән сәламәтлек саклау органнары билгесез коронавирус белән бәйле пневмония очраклары турында хәбәр итәләр. Институт үз коронавируслар коллекциясен тикшергән һәм яңа вирусның 96 процентка Кытайның көньяк-көнбатышында дагаборынлы ярканатларыннан алынган үрнәккә тәңгәл булуын ачыклаган.
2021 елның 26 маенда АКШ президенты Джо Байден махсус хезмәтләргә Үһәндагы институт лабораториясеннән COVID-19 вирусы таралуы турындагы юраманы тикшерергә күрсәтмә бирә.
Институт составына түбәндәге тикшеренү үзәкләр керә:
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Үһән вирусология институты, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.