Гыйззәтуллин Хөсәен Гали улы (19 сентябрь 1910(1910-09-19), Кәче, Арча вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 22 июнь 1980(1980-06-22) (69 яшь), Казан, РСФСР, СССР) — эпизоотолог, ветеринария фәннәре докторы (1956), профессор (1957).
ТАССР һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1965, 1975).
Хөсәен Гыйззәтуллин | |
---|---|
Туган | 19 сентябрь 1910 Кәче, Арча вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 22 июнь 1980 (69 яшь) Казан, РСФСР, СССР |
Әлма-матер | Казан ветеринар институты |
Гыйззәтуллин Хөсәен Гали улы 1910 елның 19 сентябрендә Россия империясе Казан губернасы Казан өязе Арча вулысы Кәче авылында дөньяга килгән. 1945 елдан Казан ветеринария институтында эшли. 1958-1963 һәм 1974-1980 елларда эпизоотология кафедрасы мөдире итеп билгеләнә, 1963-1974 елларда институт ректоры була.
Галим-эпизоотолог Хөсәен Галиевичның күпкырлы эшчәнлеге һәм хезмәтләре гомуми эпизоотологиягә, терлекләрдә туберкулёз авыруын булдырмауга карый. Татарстан АССР һәм башка республика терлекчелегенә ветеринария хезмәте күрсәтү рәвешләрен камилләштерүгә, актив профилактикалауның алдынгы алымнарын киң кертүгә, чараларның нәтиҗәлелеген күтәрүгә, авыл хуҗалыгы терлекләре авыруларына каршы көрәшүнең яңа ысулларын эшләүгә юнәлдерелгән.
ТАССР атказанган фән эшлеклесе (1965)
РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1975)
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Хөсәен Гыйззәтуллин, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.