Тубыл (рус. Тобольск) — Россия шәһәре.
Төмән өлкәсенең Тубыл районы үзәге. Өлкә үзәге Төмәннән 240 чакрым читтә урнашкан. XVII–XIX гасырларда Себер башкаласы булып саналган.
Тубыл | |
рус. Тобольск | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | июль 1587 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Тубыл районы, Тубыл провинциясе[d], Тубыл шәһәре шәһәр бүлгесе, Тубыл гөбернәсе, Тобольское наместничество[d], Себер губернасы[d], Тубыл өязе, Тобольская область[d], Тобольский разряд[d], Тобольский округ[d] һәм Тобольский округ[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Төмән өлкәсе |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Хөкүмәт башлыгы | Владимир Мазур[d] |
Халык саны | 98 886 (2017) |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 90 метр |
Кардәш шәһәр | Печ һәм Соргыт |
Бүләкләр | |
Мәйдан | 222 км² |
Почта индексы | 626128 • 626150 • 626159 |
Рәсми веб-сайт | tobolsk.admtyumen.ru(рус.) |
Җирле телефон коды | 3456 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Тубыл Викиҗыентыкта |
1586 елны воеводалар Василий Сукин, Иван Мясной һәм письменный голова Данила Чулков гаскәр белән Себергә килеп җитәләр, алар борынгы татар шәһәрләре Чимги-Тура һәм Тубыл-Тура өстендә Төмән һәм 1587 елда Тобольски хәрби кәлгә-калаларын салалар”, дип яза язучы Фәүзия Бәйрәмова.
Тубыл Көнбатыш Себердә, Төмәннән 247 километр төньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Иртешка Тубыл елгасы кушылу урыны янындагы порт.
Тубылдан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча) | |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Салехард ~ 1771 км | Ханты-Мансийск ~ 415 км | Түбән Варта ~ 795 км Соргыт ~ 562 км | |||||||
Пермь ~ 982 км | Тум ~ 1358 км | ||||||||
Екатеринбург ~ 536 км Чиләбе ~ 621 км | Төмән ~ 246 км Курган ~ 414 км | Омск ~ 480 км | |||||||
Тубыл климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Абсолют максимум, °C | 5,5 | 5,5 | 14,7 | 29,5 | 35,7 | 37,2 | 36,1 | 33,8 | 30,1 | 23,0 | 12,3 | 4,5 | 37,2 |
Уртача максимум, °C | −12,7 | −10,3 | −1,4 | 7,3 | 16,3 | 22,4 | 23,9 | 20,4 | 13,7 | 6,1 | −4,7 | −10,7 | 5,9 |
Уртача температура, °C | −17,1 | −15,6 | −7 | 1,8 | 10,2 | 16,7 | 18,7 | 15,3 | 9,0 | 2,2 | −8,2 | −14,9 | 0,9 |
Уртача минимум, °C | −21,6 | −20,7 | −12,6 | −3,2 | 4,7 | 11,4 | 13,7 | 10,7 | 4,9 | −1,2 | −11,8 | −19,3 | −3,8 |
Абсолют минимум, °C | −48,5 | −47,7 | −41,8 | −30,3 | −14,6 | −2,2 | 1,2 | −2,9 | −6,5 | −34,4 | −40,1 | −51,8 | −51,8 |
Явым-төшем нормасы, мм | 23 | 17 | 17 | 24 | 44 | 57 | 67 | 73 | 53 | 40 | 34 | 27 | 476 |
Чыганак: Погода и климат |
1934 елда өлкә татар педагогия училищесы Тубыл шәһәренә күчерелгән, 1955 елда мөстәкыйль уку йорты буларак ябылды, рус педагогия училищесына татар бүлеге итеп күчерелеп, 3-4 едан соң ул бүлек тә ябылды. Татар педагогия училищесы үзенең яшәү дәверендә өлкә мәктәпләренең башлангыч сыйныфлары өчен бер мең ярым укытучы әзерләп чыгарган.
1950 елда Төмән дәүләт педагогия институты каршында татар мәктәпләре өчен рус һәм татар телләре укытучыларын әзерләү өчен икееллык курслар ачыла, ул бүлек 1953 нче елда Тубыл педагогия институтына 4 еллык аерым-аерым татар теле һәм рус теле бүлекләре итеп күчерелә. Татар теле укытучылары әзерли торган бүлек 1959 нчы елда соңгы чыгарылышын ясап, ябыла. 6 елдан соң, 1965 нче елда, рус–татар бүлеге дә ябыла.
Шул еллар арасында Тубыл педагогия институты 250 татар теле һәм рус теле укытучылары әзерләп, татар мәктәпләренә юллый. Ул елларда соңрак филология фәннәре докторлары Фәрит Хатипов, Азат Әхмәдуллин, Гомәр Саттаров һәм Габделхәй Әхәтовлар студентларга нигезле белем бирү белән бергә, аларны һәръяктан үсеш алган татар мәгърифәтчеләре итеп тәрбияләп чыгардылар. Ул буын укытучылары өч-дүрт дистә еллар дәвамында Төмән өлкәсендә туган телне тиешле дәрәҗәдә саклап килделәр.
Шуннан соң, 1990 нчы елга кадәр, өлкәдә татар мәктәпләре өчен башлангыч сыйныф, татар теле һәм рус теле укытучылары әзерләү туктатылып торылды.
Тубылның үзендә дә туксан яшьлек 15 нче номерлы татар этнокультуралы мәктәбе бар. 1918 елда мәдрәсә булып ачылган бу бинаны татарлар 1960 елларда татар мәктәпләренә көн бетә башлаган вакытларда саклап калган. Укучыларга татар теле һәм әдәбият атнага ике тапкыр укытыла.
1840 | 1856 | 1897 | 1913 | 1926 | 1931 | 1939 | 1959 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
16 362 | ~16 100 | 29 544 | ~24 500 | ~18 200 | ~23 500 | ~32 200 | 36 484 | 49 260 | 61 969 | 94 143 | 92 880 | 99 698 |
Милли состав: руслар (75,6 %), татарлар (16,0 %), украиннар (2,5 %), башкалар (5,9%).
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Тубыл, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.