Гомәр Саттаров: телче-галим, татар ономастикасы
Гомәр Саттаров — күренекле тел галиме, Казан ономастика мәктәбенә нигез салучы, шагыйрь, публицист филология фәннәре докторы, Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы, күпсанлы гыйльми китаплар авторы.
Википедиядә
Саттаров фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Тәрҗемәи хәле, эшчәнлеге
Гомәр Фәйзрахман улы Саттаров 1932 елның 2нче июлендә Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында туа.
1950-1955 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Укуны тәмамлагач, Тубыл дәүләт педагогия институтында өлкән укытучы булып эшли.
1959-1962 елларда профессор М.З. Зәкиев җитәкчелегендә аспирантура үтә. 1962 елдан бүгенге көнгә кадәр Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасында эшли.
1963 елда «Җирле диалект шартларында 5-8 класс укучыларының тел культурасын үстерү» дигән темага кандидатлык һәм 1975 елда «Татарстан АССРның антропонимнары» дигән темага докторлык диссертацияләре яклый.
1967 елдан доцент; 1981 елдан профессор;
1994-1999 елларда татар теле кафедрасы мөдире.
2020 елның 26 августында хастаханәдә вафат булган. Туган авылы Мулла Иле авылында дәфен ителгән.
Гомәр Фәез улы Саттаров берничә Мактау грамотасы, медальләр белән бүләкләнгән. Кол Гали исемендәге Халыкара премиясе лауреаты.
Хезмәтләре
Хезмәтләре |
- Микротопонимия Татарской АССР. – Казань: Изд-во КГУ, 1965.
- Ислам и булгаро-татарский именник // Ономастика. – М.: Наука, 1969. – С. 206–213.
- Сословные титулы и древнетатарские личные имена // Ономастика Поволжья. – Вып. 1. – Ульяновск, 1969. – С. 52–59.
- Категория ласкательности в татарских личных именах // Антропонимика. М.: Наука, 1970. – С. 211–217.
- Этапы развития и очередные задачи татарской ономастики. – Казань: Изд-во КГУ, 1970. – 87 с.
- Деятельность И. А. Износкова при изучении татарских топонимов // Ономастика Поволжья. – Вып. 2. – Горький, 1971. – С. 250–257 (в соавторстве).
- Ни өчен шулай аталган? (Татарстан топонимнары). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1971. – 128 б.
- Происхождение названия Казань // Ономастика Поволжья. – Вып.2. – Горький, 1971. – С. 155–165.
- Антропотопонимы Татарской АССР. – Казань: Изд-во КГУ, 1973. – 296 с.
- Отглагольные антропонимы в татарском языке // Ономастика Поволжья. – Вып. 3. – Уфа: Изд-во БГПУ, 1973.– С. 41–48.
- Антропотопонимия Татарской АССР. – Автореф. дис. докт. филол. наук. – Казань, 1977. – 90 с.
- Основные компоненты сложных личных имен в татарском языке // Ономастика Поволжья. – Вып. 4. Саранск, 1976. – С. 65–73 (в соавторстве).
- Татарская антропонимия и этнолингвистические связи // Советская тюркология. – 1978. – № 3. – С. 22–32.
- Татар исемнәре сүзлеге. – Казан: Татарстан китап нәшрияты,1981. – 255 б.
- Этнолингвистические пласты татарского именника // Советская тюркология. – 1982. – № 3. – С. 23–29.
- Мәктәптә туган як ономастикасы. – Казан: Татарстан китап нәшрияты,1984. – 208 б.
- Синонимия, антонимия, омонимия в татарской антропонимии // Советская тюркология. 1984. – №5. – С. 24–31.
- Становление и развитие фамилий в татарской антропонимии // Советская тюркология. – 1986. – № 5. – С. 22–31 (в соавторстве).
- Татары // Системы личных имен у народов мира. М.: Наука, 1986. – С. 299–302.
- Исемең матур, кемнәр куйган? – Казан: Тат. кит. нәшр., 1989. – 254 б.
- Этнонимы волжских булгар в топонимии Среднего Поволжья // Шестая конференция по ономастике Поволжья. Тезисы докладов и сообщений. – Волгоград, 1989.
- Татар антропонимикасы. – Казан: КДУ нәшрияты, 1990. — 276 б.
- Тюркская ономастика в повести Л. Н. Толстого «Хаджи-Мурат» // Л. Н. Толстой и проблемы современной филологии. – Казань, 1991. – С. 82–87.
- Исемнәр дөньясына сәяхәт. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992. – 240 б.
- Татар исемнәре ни сөйли? – Казан: “Раннур” нәшрияты, 1998. – 487 б.
- Татар топонимиясе. – Казан: КДУ нәшрияты, 1998.- 438 б.
- Татарско-русский словарь личных имен и фамилий. – Казань: Татарстан китап нәшрияты, 2006. – 480 с. (в соавторстве)
- Казанская тюрко-татарская ономастическая школа: пути становления, современное состояние и очередные задачи. – Ономастика Поволжья: сборник материалов XII Международной научной конференции. — Казань: Отечество, 2010.
|
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
Шулай ук карагыз
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Гомәр Саттаров, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.