Коллоид химия, коллоидлар химиясе — дисперс системаларның һәм аларның өслек күренешләренең физик химиясен өйрәнүче фән.
Коллоид химия | |
Коллоид химия Викиҗыентыкта |
Дисперс системаларның барлыкка килү һәм таркалу процессларын һәм шулай ук аларның башлыча фазалар бүленеше чигендә урнашкан өслектәге күренешләре белән бәйле характерлы үзенчәлекләрен тикшерә.
«Коллоид химия» термины шуның белән бәйле: традиция буенча коллоидлар дип югарырак дисперслы системаларны (коллоид системаларны) атаганнар. Коллоид химия — физик химиянең аерым бүлеге (тикшеренүләрнең физик ысулларын кулланып, химик күренешләрнең гомуми закончалыкларын өйрәнүче фән). Коллоид химия биология, медицина, ветеринария һ.б. табигать фәннәре белән тыгыз бәйләнгән. Тере организмнар, нигездә, югары молекуляр кушылмалардан торучы катлаулы югары дисперслы системалардан гыйбарәт. Шунлыктан организмда процессларның нормаль һәм патологик барышы күп яктан Коллоид химия законнары белән билгеләнә. Коллоид химия ысуллары — диализ, электродиализ, ультрафильтрлау, коагуляция, электрофорез, абсорбция, хромотография һ.б. биологик тикшеренүләр вакытында (ферментларны, токсиннарны, антибиотикларны һ.б.ны чистарту, хайван мембраналарының үткәрүчәнлеген тикшерү, канны, аксымнарны һ.б.ны тикшерү) киң кулланалар.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Коллоид химия, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.