Иван Харитонов, Иван Николай улы Харитонов (рус. Харитонов Иван Николаевич, 1859 елның 20 июле, Казан — 1927 елның 27 августы, шунда ук) — матбагачы, нәшир, Харитонов матбагасы басмаханәсенең оештыручысы һәм хуҗасы.
Татар китапларын нәшер итүгә, татар (гарәп) шрифтларын камилләштерүгә зур өлеш кертә.
Иван Харитонов | |
---|---|
Туган телдә исем | Иван Николай улы Харитонов |
Туган | 20 июль 1859 Русия империясе, Казан губернасы, Казан |
Үлгән | 27 август 1927 (68 яшь) ССРБ, Татарстан АССР, Казан |
Милләт | рус |
Һөнәре | нәшир |
1859 елның 20 июлендә Казанда туган. Казан университеты басмаханәсендә балачактан (1869-1881) хәреф җыючы һөнәренә (Ибраһим Кәвәлиевтан) өйрәнә, чит телләр үзләштерә, татар телен камил белә. 1881-1888 елларда Казан губерна идарәсе басмаханәсендә өлкән хәреф җыючы булып эшли, Г.М. Вечеславның шәхси басмаханәсе идарәчесе була. Әлеге басмаханәдә 1882-1894 елларда 1 500 000 тираж белән 225 татар китабы дөнья күрә, гарәп, фарсы, азәри телләрендә китаплар басыла. Г.М. Вечеслав акчасына Берлин, Вена, Дрезден, Лейпцигка барып, Европа басмаханәләрендә, шулай ук Мәскәү, Петербургта булып, тәҗрибә туплый. 1896 елның 13 февралендә Воскресенская (Ленин, хәзерге Кремль) урамындагы Александр (Александрова) пасссажы бинасында үзенең басмаханәсен (лито-типография) ача. Аны заманның алдынгы техникасы белән җиһазлый, табыш китерә торган итә. Харитонов матбагасында 1902-1916 елларда 3 300 126 тираж белән 666 татар китабы дөнья күрә.
1916 елда «Харитонов матбагасы»н «Өмет» басмаханәсе хуҗасы В. Әхмәтовка сатып, эшмәкәрлекне ташлый.
1920 елда НЭП вакытында басмаханә ачарга талпынып карый, ләкин дәүләт басмаханәләренә көндәшлектән курыккан Совет хакимияте аңа яңадан басмаханә ачарга рөхсәт итми. Аннан соңгы язмышы ачыкланмаган.
Укуы өзек аның, — балачарак баланың
«Бу ә-лиф-ба — бүләге Харитонов бабаның»
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Иван Харитонов (1859), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.