Ибраһим Рәиси, Аятулла Сәет Ибраһим Рәиси (фар.
2019―2021 елларда ― Иранның суд хакимияте башлыгы, 2014―2016 елларда ― ил генераль прокуроры.
Ибраһим Рәиси | |
---|---|
Иранның сайланган президенты | |
Вазыйфада | |
Вазыйфага керешкән 2021 елның 3 августы | |
Аңа кадәр | Хәсән Рухани |
Иран Ислам Республикасы суд хакимияте башлыгы | |
Вазыйфада 2019 ел – 2021 ел | |
Аңа кадәр | Садыйк Лариҗани |
Иран Ислам Республикасы генераль прокуроры | |
Вазыйфада 2014 ел – 2016 ел | |
Аңа кадәр | Голәм Хөсәен Мөхсини-Эҗеи |
Дәвамчысы | Мөхәммәд Җафар Мөнтәзири |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 14 декабрь 1960 (63 яшь) Иран, Мәшһәд |
Сәяси фирка | Хәрби руханилар ассоциациясе |
Җефет | Джамиле Аламолхода[d] |
Белем | Шәһид Мотаһари университеты Ком мәдрәсәсе |
1960 елның 14 декабрендә Иранның Тәһраннан кала икенче зур шәһәре, Рәзави-Хөрәсән устаны башкаласы Мәшһәдта туган. 1980 елда Ком шәһәре мәдрәсәсендә дини белем ала һәм Иранда Ислам революциясеннән соң барлыкка килгән яңа хокукый системада үз карьерасын төзи башлый.
1985 елда ил башкаласы Тәһранга күчеп килә, анда шәһәр прокуроры урынбасары итеп билгеләнә. 1988 елда режимга каршы көрәшүчеләрне, шул исәптән «Иран халкы мөҗәһитләре» оешмасы әгъзаларын да, җәзалауны оештыруда катнаша.
1989―1994 елларда Тәһран прокуроры вазыйфасын башкара. 1994 елда аны Иран Генераль инспекциясе башлыгы вазифасына кадәр күтәрәләр.
2004 елда Иран прокуроры урынбасары итеп билгеләнә. 2005 елда Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат аңа Иран куркынычсызлык министры вазифасын тәкъдим итә, Рәиси тәкъдимнән баш тарта.
2014 елның августыннан ― Иранның Генераль прокуроры. 2016 елның мартында әлеге вазифадан отставкага китә һәм Ислам дөньясының иң бай фондларының берсе – «Астан-и Кудс Разави» фондын җитәкли башлый.
2017 елның маенда Иран Президенты вазифасына кандидат итеп күрсәтелгән, әмма сайлауда Президент Хәсән Руханига оттыра.
2021 елда Иран Президентын сайлауда катнашу өчен үз кандидатурасын тәкъдим итә. Президент сайлаулары Иранда 18 июньдә узган. Сайлауга үз кандидатурасын тәкъдим иткән 592 нәмзәттән 7 кандидат кертелгән. Сайлауда 28 миллион 600 мең сайлаучы катнашкан. И. Рәиси 17,8 миллион тавыш, көндәшләре – Иранның кабул ителгән карарларның максатка ярашлылыгы буенча Совет секретаре Мөхсин Ризаи 3,3 миллионнан артык, Иран Үзәк банкының элеккеге башлыгы Әбделнасыйр Һиммәти 2,4 миллион тирәсе, Мәҗлес рәисе урынбасары Әмир Хөсәен Казыйзадә Хашими 1 миллионнан артык тавыш җыйган
Өйләнгән. Хатыны ― Җәмилә Аламолхода, Мәшһәд мәчетенең җомга намазы имамы кызы, Тәһранда Шәһид Бәхәшти исемендәге университет доценты, шулай ук университетның Фундаменталь фән һәм техника институты президенты. Ике кызлары бар.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Ибраһим Рәиси, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.