Гамбиядә Ислам: Гамбиядә төп дин

Гамбиядә ислам (ингл. Islam in the Gambia, гарәп.

Ил халкының (2,2 млн кеше, 2020 елга) 96 % ы Мәлики мәзһәбендәге сөнни мөселманнар . Шигый мөселманнарның күпчелеге ― Ливаннан һәм башка гарәп илләреннән күчеп килгән мөһаҗирләр . Гамбиянең ислам тарафдарлары арасында шулай ук әхмәдиячеләр бар, суфичылык йогынтысы сизелә.

Гамбиядә Ислам: Тарих, Мәгариф, Хатын-кыз хокукы
Гамбиянең иң зур шәһәре Серекунданың(ингл.) Бундунг мәчете – илдә иң зур мәчетләрнең берсе
Гамбиядә Ислам: Тарих, Мәгариф, Хатын-кыз хокукы
Гамбиядә мәчет
Гамбиядә Ислам: Тарих, Мәгариф, Хатын-кыз хокукы
Серекунда мәчете күренеше
Гамбиядә Ислам: Тарих, Мәгариф, Хатын-кыз хокукы
Серекунда мәдрәсәсе
Гамбиядә Ислам: Тарих, Мәгариф, Хатын-кыз хокукы
Фаҗи Кунда мәчете

Тарих

Гамбия Конституциясенең 25нче маддәсе гражданнарның теләсә нинди динне үз теләге белән тоту хокукларын яклый . Ил халкының 96 % ы Ислам динен тота. Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме кебек төп мөселман бәйрәмнәре вакытында Гамбиядәге бөтен сәүдә эшчәнлеге туктала диярлек. Җирле серер дине(ингл.) Гамбия мөселман җәмгыятендә шактый эз калдырган: «Тобаски», «Гамо», «Корите» һәм «Вери Кор» кебек җирле мөселман фестивальләренең атамалары Серер диненнән алынган.

Христиан җәмгыяте ил халкының 3 % ын тәшкил итә. Христианнарның күпчелеге Рим Католик Чиркәвенә карый. Ил халкының 1 % ы традицион Африка диннәренә ышана. Көньяк Азиядән күчеп килгән мөһаҗирләр арасында индуистлар һәм Бәһаи дине тарафдарлары бар .

Башлангыч чор

Хәзерге Гамбия җирләренә ислам дине XI гасырда мөселман сәүдәгәрләре белән килә. XIX гасырда мөселман дине Гамбиядә төп дингә әйләнә. Җирле диннәргә ышанучылар Ислам динен кабул итә .

Британия оккупациясе

XX гасыр башында Ислам диненең йогынтысы Британия оккупациясе шартларында дәвам итә. 1905 елда Британия колониаль идарәсе Ислам суды (шәригать суды) төзергә рөхсәт итә һәм Гамбия мөселманнары эшләрен карау өчен Казый вазифаи затын билгели. Британия колониаль хакимиятләре тарафыннан контрольдә тотылучы Гамбия Югары суды кайбер очракларда казыйлар кабул иткән карарларны кире каккан .

1965 – хәзерге заман

1965 елда Гамбия Британия идарәсеннән бәйсезлек ала, башта конституцион монархия, 1970 елда Милләтләр берлеге кысаларында республика оештырыла. Ил, нигездә, дөньяви булып кала. 1970 елдан башлап Гамбиядә бары тик өч президент кына сайланган. Ил 2015 елда «ислам республикасы» дип игълан ителгән, 2017 елда ил президенты Адама Бэрроу(ингл.) тарафыннан кире кагылган.

Гамбиядә Ислам шәригать кануннары нигезендә, күпхатынлылык (полигиния(ингл.)) рөхсәт ителә. Илнең элекке (1994–2017 елларда) президенты Яхъя Җәммә(ингл.) дә, хәзерге президент Бэрроу да бердән артыкка өйләнгән.

Гамбиядә һомосексуальлек катгый тыелган.

1994 елгы дәүләт түнтәрелешеннән соң, АКШ һәм Көнбатыш Европа илләре Гамбиягә финанс ярдәме күрсәтүне туктаткан. Шул вакыттан башлап, Фарсы култыгы илләре, шулайук Ливия, мәчетләр, мәктәпләр, хастаханәләр төзелешенә зур ярдәм күрсәтә башлаган.

2019 елда Гамбия БМОга Мьянманың рохинҗа мөселман халкы белән мөгамәләсенә каршы дәгъва биргән, илне рохинҗа халкына каршы геноцидта гаепләгән.

Гамбия – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзасы.

Мәгариф

1990 елда Гамбия милли уку программасына исламны мәҗбүри фән буларак өйрәнү кертелгән .

Хатын-кыз хокукы

2015 елда хатын-кыз җенси органының бер өлешен кисеп алү (клиторидэктомия(ингл.)) кебек йоланы тыю турында игълан ителгән, «ул Исламда мәҗбүри түгел», дип белдерелгән. Тыю игълан ителгән вакытка Гамбия хатын-кызларының 76 % ы бу процедураны узган дип санала .

2016 елда илдә яшүсмер кызларга никах(ингл.) укуны тыю турында карар кабул ителгән . Әлеге карар кабул ителгәнче, 18 яшькәчә кызларның 30 % ы кияүгә бирелгән булган .

Искәрмәләр

Tags:

Гамбиядә Ислам ТарихГамбиядә Ислам МәгарифГамбиядә Ислам Хатын-кыз хокукыГамбиядә Ислам ИскәрмәләрГамбиядә Ислам2020 елГамбияГарәп телеДинИнглиз телеЛиванМәлики мәзһәбеМөселманнарМөһаҗирСуфичылыкСөнниШигыйӘхмәдия

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Разил ВәлиевПрограммистлар көнеIC 3631Төрки халыкларВорошилов районы (Татарстан АССР)ҮзбәкстанПсихологияЛихтенштейнКөнбатыш ВиргинияМәскәүАлманияБеренче май (бәйрәм)Rayt bertuğannarФоат ӘбүбәкеровГалисий телеЮлиан АпостатаҺади ТакташBoeing 737АйоваҺераклитКарабүрекГалимҗан ИбраһимовРөстәм МингалимАйдар ФәйзрахмановКама Тамагы районыМеркурий (планета)ХристианлыкOman qultığıПлетцензее төрмәсе музееҖир көнеЗөлфәт ЗиннуровYonten Gialtso19 нчы мәктәп (Яр Чаллы)Алман телеВил СаттаровМәскәү кремлеМөхәммәт пәйгамбәр«Мунча ташы» театрыМаксим ГромовАллаһның 99 исемеЭлектр каршылыгыEfiriumВикиҗыентыкТатар дәүләт җыр һәм бию ансамблеАксакау (станция)Рөстәм Миңнеханов1724 елВикиөзекХәбир ИбраһимГрибанСарытауТуфан МиңнуллинКыйтгалардан килә татар сүзе (китап)ЕвропаДмитрий МенделеевРинат Вәлиев (1995)ИсраилМәскәү метрополитеныМалайзияФирдәвис ХановҖаек (шәһәр)Француз телеНефтьМария ДомбровскаяФранц ДрускисСу анасыДанила КашинЛилия Хәмитова🡆 More