Винера Зәви кызы Абдуллина (28 гыйнвар 1965 ел, СССР, Ленинград) - сынчы, Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе, Санкт-Петербург Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы.
Винера Абдуллина | |
---|---|
Туган телдә исем | Винера Зәви кызы Абдуллина |
Туган | 28 гыйнвар 1965 (59 яшь) СССР, Ленинград |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Русия |
Һөнәре | сынчы |
1965 елның 28 гыйнварында Ленинград шәһәрендә туган.
1986 – Б. В. Иогансон исемендәге урта сәнгать мәктәбен тәмамлый.
1992 – Ленинград сәнгать-педагогика училищесын тәмамлый (В. А. Серов исемендәге ЛХУ, хәзерге вакытта Н. К. Рерих исемендә).
2000 – Россия Сәнгать академиясе И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург дәүләт академия институтын тәмамлый, скульптура факультеты.
1999, 2000, 2002 - Санкт-Петербургның "Санкт-Петербург музалары" грантлар конкурсы җиңүчесе.
2002 – И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург дәүләт академия институтында аспирантураны тәмамлый.
2002 - Санкт-Петербург Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы.
2012 – "Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе" дигән мактаулы исемгә лаек булды.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Винера Абдуллина, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.