Россия Фәннәр академиясенең Рус теле институты — Россия фәнни оешмасы, Россия Фәннәр академиясенең Тарих-филология фәннәре бүлекчәсенә керә.
1944 елда элеккеге ИФЛИ-ны (Мәскәү фәлсәфә, әдәбият һәм тарих институты, 1931-1941) яңартып оештыру нәтиҗәсендә барлыкка оештырылган. 1995 елда учреждениегә күренекле совет лингвисты академик В. В. Виноградов исеме бирелә.
В. В. Виноградов исемендәге Рус теле институты | |
Нигезләнү датасы | 1944 |
---|---|
Кыскача исем | ИРЯ РАН |
... хөрмәтенә аталган | Виктор Виноградов |
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Мәскәү |
Ана ширкәт | Отделение историко-филологических наук РАН[d] һәм Русия Федерациясенең фән һәм югары белем министрлыгы |
Хезмәткәрләр саны | 135 |
Өйрәнелгән тармак | рус теле |
Рәсми веб-сайт | ruslang.ru(рус.) |
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем | [d] |
«Рус телен өйрәнүдә файдалы юнәлешләрне билгеләү һәм русистика өлкәсендә фундаменталь, эзләнү һәм кулланма гыйльми тикшеренүләр үткәрү», шул исәптән, хәзерге рус әдәби теле нормаларын кулланган грамматикаларны, сүзлекләрне һәм белешмәләрне экспертизалау институт эшмәкәрлегенең максаты булып тора.
Институтта электрон формадагы текслар җыелмасына нигезләнгән мәгълүмати-белешмә системасы булдырылган. Ул беренчел чиратта тел лексикасын һәм грамматикасын гыйльми өйрәнү өчен тәгаенләнгән.
Рус теле буенча белешмә бирү хезмәте дә эшләп килә, ул рус телмәрен дөрес куллану буенча аерым кешеләргә һәм оешмаларга консультация бирүгә тәгаенләнгән
Үз матбугаты фәнни, фәнни-популяр басмалары бар: хәзерге русистика өлкәсендәге тикшеренүләрне координацияләү өчен «Русский язык в научном освещении» дип аталган халыкара фәнни журнал булдырылган; шулай ук «Русская речь» фәнни-популяр журналы, фәнни-популяр китаплар, сүзлекләр һәм энциклопедияләр нәшер ителә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article В. В. Виноградов исемендәге Рус теле институты (Россия Фәннәр академиясе), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.