Tatariсa («Татарика» камера оркестры) — Казан дәүләт консерваториясенең татар сәнгате факультеты каршында эшләүче камера оркестры.
Төркемдә консерватория студентлары, аспирантлары, мөгаллимнәре уйный.
Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры — профессор Ринат Халитов.
Tatarica (оркестр) | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Барлыкка килгән | 1993 |
Ил | |
Шәһәр |
Татар музыка сәнгатен, Татарстан композиторлары музыкасын пропагандалау.
Оркестр репертуарында Казан, Әстерхан, Себер, Кырым татарлары халык көйләре, Латин Америкасы музыкасы, мөселман Көнчыгышының традицион һәм заманча музыкасы, Урта Идел буе (Чуашстан, Удмуртия, Марий-Эл) музыкасы, Европа һәм рус классикасы (Штраус, Кальман, Хачатурян, Дунаевский) әсәрләре дә бар. Коллектив формалашып кына килгәндә, Ринат Вәлиев оркестр өчен «Зәлидә» җыры темасына вариацияләр, «Халык моңнары» пьесасын яза. Татар халык җырларын эшкәртүләрне, вариацияләрне, «Tatariсa»га багышлап, Рөстәм Кашапов, Зөфәр Хәйруллин яза. Татар сәнгате факультетында укучылар җыйган фольклор материалын оркестр музыкантлары (мәсәлән, Ильяс Камал, Рөстәм Рәхмәтуллин, Альберт Шәрәфетдинов) эшкәртеп башкарган әсәрләр, аранжировкалар да оркестр иҗатында зур урын алып тора.
Оркестрның 20 аудиоязмасы «Татарстан» ДТРК фондына алынган.
Оркестр концертлар белән Һолландия, Алмания, Финляндия (2003), Төркия, Казакъстан, Үзбәкстан, Балтик буе илләрендә чыгыш ясый.
Россия мәдәнияте федераль программасы кысаларында Уралда һәм Көнбатыш Себердә (Уфа, Ижау, Пермь, Екатеринбург, Төмән, Тубыл, 2002), Урта һәм Түбән Идел буе шәһәрләрендә (Сембер, Самар, Сарытау, Саранск, Әстерхан, Әлиста, 2004), IV халыкара «Петербург камера оркестрлары» фестивалендә (2005 ); Беларус, Латвия, Литва башкалаларында (2007), Ырымбурда (2014) чыгыш ясый.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Tatarica (оркестр), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.