Һөҗүм итүче очкыч (штурмовик) - хәрби оча торган аппарат (очкыч яки боралак), һөҗүм авиациясенә карый, сугыш чагында җир өсте гаскәренә ярдәм итә һәм җир өсте, су өсте тәмекләрен бетерә.
Элек 1923 елгы Кызыл Гаскәр тәртибе буенча "сугышчы" (боевик) дип йөртелгән.
Һөҗүм итү яки штурмлау - укчы-туп коралы (туп, уксибәр) ярдәмендә җир өсте, су өсте тәмекләрен юк итү.
Бик озынга сузылган тәмекләргә һөҗүм итсен өчен кулланыла (гаскәр һәм техника колонналары). Бу максатыннан очкыч яки боралак түбәннән, пикегә китмичә ("кырдырып очу") эш итә.
1930 елдан штурмовик аерым төргә аерып алынган. Пикегә китүче бомбага тотучы очкыч тик нокталы тәмекләрне бетерә ала, авыр бомбага тотучы очкыч бик югарыдан зур мәйданга һәм хәрәкәтсез тәмеккә һөҗүм итә, сугыш кырында алар кулланылмый.
Икенче бөтендөнья сугышында иң масс-күләмле һөҗүм итүче очкыч - Ил-2 . Ильюшин яңа очкыч Ил-10 сугыш азагына эшкәртә. Лүфтваффе Henschel Hs 129 кулланган.
Һөҗүм итүче очкычлар үзлекләренә бомбага тотучы истребитель һәм пикегә китүче бомбага тотучы очкыч якын.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Һөҗүм итүче очкыч, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.