Ямашев бульвары, Хөсәен Ямашев исемендәге бульвар (рус. Бульвар Ямашева, Бульвар имени Хусаина Ямашева) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районындагы урам.
Озынлыгы ~ 1 357 м.
Почта индекслары 423800, 423802. ОКАТО коды: 92430000000.
Координатлар 55.688484°, 52.297326°.
Озынлык | 1,357 ± 0,001 метр |
---|---|
Төбәк | Татарстан |
Шәһәр | Яр Чаллы |
Район | Комсомол районы |
Кисеп үтә | Һидротөзүчеләр урамы[d], Гайдар тыкрыгы[d], Батенчук урамы[d], Баганалы урам[d] һәм Муса Җәлил праспикте |
Урамның исеме татар инкыйлабчысы Хөсәен Минһаҗетдин улы Ямашев (1882-1912) хөрмәтенә аталган. Күп катлы йортлар 1968 елда төзелә башлаган.
Яр Чаллының (Иске шәһәр) Комсомол районы ГЭС бистәсендә 3нче һәм 4нче, 4нче А, өлешчә 9нчы комплексларда урнашкан урам. Гидротөзүчеләр урамыннан башлана. Муса Җәлил проспекты белән киселештә тәмамлана. Бульвар Е. Батенчук (элекке Студентлар) урамы, Гайдар тыкрыгы, Столбовая урамы белән кисешә. Муса Җәлил проспектыннан соң, урам Корчагин бульвары буларак дәвам итә.
Бульвар башында «Tatarstan» бизнес-отеле (Ямашев бульвары, 29А / Гидротөзүчеләр урамы, 18А) урнашкан. Ямашев бульварыннан аңа якын гына урнашкан Чаллы тарих-туган якны өйрәнү музеена (Гидротөзүчеләр урамы, 16), Владимир Высоцкий һәйкәленә, 9 Май скверына, Ватан-ана һәйкәленә, Муса Җәлил һәйкәленә үтәргә мөмкин.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Ямашев бульвары (Яр Чаллы), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.