Шәкүр Рәхимов

Шәкүр Рәхимов, яки Шәкүр Карак - XX гасыр башында эш иткән данлыклы ат карагы, татар риваятьләре каһарманы, ат караклары бандасы җитәкчесе.

Шәкүр Рәхимов
Шәкүр Рәхимов
Туган телдә исем Шәкүр Рәхимов
Туган 1861(1861)
Чүти, Чуел өязе, Казан губернасы
Үлгән 7 декабрь 1926(1926-12-07)
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре ат карагы

Шәкүр Рәхимов
Шәкүр Рәхимов атылыр алдыннан

Биографиясе

Шәкүр Рәхимов 1861 елны бүгенге Кайбыч районы Чүти авылында (ул вакытта Казан губернасы Чуел өязенең Мәлки вулысы) туа, ат караклары нәсе­леннән. Авылда җәмәгать эшләренең барысы да Шәкүр Карак ихыярында була. Шәкүр Рәхимовның буе озын түгел, йөзе чиста, күзләре соры, русча белүе начар була. 1925 елга ат урлаганда җәрәхәт алуы аркасында уң кулы хәрәкәтсез була.

Шәкүр Карак бандасы бүгенге Чуашстан, Татарстан Республикалары, Сембер, Түбән Новгород өлкәләре җирләрендә ат урлаганнар, кибетләр, складлар басканнар. Бер тапкыр Татцентророзыск эшчеләре Азин һәм Жеребцов аны тоталар да, әмма дәлилләр булмагач кире җибәрәләр.

1925 елда банданы юк итәр өчен махсус комиссия төзелә, аны Татцентророзыск башлыгы Мәхмүт Мөхәммәтҗанов үзе җитәкли. Сыщик Абдулла Гыймранов качкын төрмәче буларак Шәкүр Карак даирәсенә үтә ала һәм шуның нәтиҗәсендә аның 4 арадашчысын тоталар, ә Карак үзе качып өлгерә, тик тиздән аны угрозыск кешеләре "тире җыючылар"га киенеп йорттан йортка йөреп эләктерәләр. Бер елдан РСФСР Югары суды 78 шәкүрчегә приговор чыгара. Рәхимовка һәм аның 15 ярдәмчесенә үлем карары билгеләнә.

Гаиләсе

Шәкүр Рәхим улы өч тапкыр өйләнгән. Беренче хатыны дүрт бала таба. Әмма вакытсыз вафат була. Бу оядан Рәхимҗан, урам сугышында кыйналып, дөньядан яшьли китә. Сабир 35 яшендә әтисе белән бергә атыла. Аның мөселманлыкны кабул иткән хатыны Фиалка-Фатыйма була. Минһан һәм Бану Чүтидә гомер кичерә. Ә икенче хатыны Хөсниҗамал дөньяга өч малай китерә: Мингали (1905), Вәли (1915), Миннәт (1918). Өченче хатыны Хәмденисадан балалары Миңсылу (1918) һәм Мөшер (1920). Улы Мөшер Шәкүрев, 1947 елдан Үзбәкстанда яшәп, соңрак туган авылы Чүти авылына күченеп кайткан.

Хәтер

  • Кайбыч районы Сабан туеның ат чабышында беренче килүчегә бирелә торган бүләк Шәкүр Рәхимов исемен йөртә.
  • Кайбыч районында 1990 елларда Шәкүр Рәхимов призына татарча көрәш ярышы үткәрелеп килгән.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Әдәбият

  • Уткин, Геннадий. Шаккур шаккаса кĕме юратман. // "Хыпар" хаçат, 2012, 178-179-181-мĕш номерсем (юлашки № — авăнăн 18-мĕшне тивет).

Tags:

Шәкүр Рәхимов БиографиясеШәкүр Рәхимов ГаиләсеШәкүр Рәхимов ХәтерШәкүр Рәхимов ИскәрмәләрШәкүр Рәхимов ЧыганакларШәкүр Рәхимов ӘдәбиятШәкүр РәхимовXX гасырАтРиваятьТатар

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

ГайшәНурзадә ВәлиуллинаНамибия1863 елНур ӘхмәдиевLui Armstrong1901 елЖан-Поль СартрАндшуаймИван ВазовПланетаФатих ӘмирханФилиппинКлара БулатоваЮгары уку йортыТузганакGoogle2020 елТатарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесеТатар әдәбиятыДамир ГарифуллинРус теленнән татар теленә тәрҗемәләрКанадаISO 3166МәскәүБраганса (Португалия)Йолдыз1898 елМикки МаусИспан телеКарга боткасыЭлектроникаДәрдемәнд1637 елГонорея2010 елВилланова-МаркезанаРавил Фәйзуллин22 сентябрьИкенче бөтендөнья сугышыЭкотопРәшит ЯгъфәровАзнакаевскнефтьӘлмәтнефтьФеликс КамиловВикиханәLinuxГарри КаспаровХронолектИскәндәр Насыйров24 октябрьТын океанEpicaMöxämmät-Ämin xanИлгиз ЗакировСугышТөрекмәнстанда исламJavaКаһирәВена шәһәреӘлмәтСаҗидә Сөләйманова2020-елларMail.Ru🡆 More