Кайбыч Районы Чүти

Чүти, Татар Чүтие — Татарстан Республикасының Кайбыч районындагы татар авылы.

Язучы Зариф Бәширинең туган авылы.

Чүти
Рәсми исем Чүти
Рәсми тел татар теле һәм рус теле
Дәүләт Кайбыч Районы Чүти Россия
Нәрсәнең башкаласы Чүти авылы җирлеге
Административ-территориаль берәмлек Чүти авылы җирлеге
Сәгать поясы UTC+03:00
Халык саны 673 (2010)
Почта индексы 422338

Тарих

Чүти авылы борынгылардан санала, Казан ханлыгы чорыннан билгеле. Авыл 1565-67елгы мәгълүматларга тупланган Зөя өязенең теркәү кенәгәсендә искә алына.Аның исемен И.П.Ермолаев китабында да теркәп калдырган (Ермолаев,1980,№797). Монда бу вакытта 145хуҗалыкта 497ир һәм 503хатын-кыз көн күргән.Өлкән буын вәкилләре сөйләвенчә, элек бу тирәләр калын урман белән капланган булган. Күченеп килгән кешеләр бу урманнарны кисеп чәчүлек җирләр ясыйлар. Шул урыннарны эшкәртергә,елга кырыена имеш беренче булып Чүти исемле кеше килеп утырган. Соңыннан күчеп килүчеләр күбәйгән. Авылны беренче килеп урнашкан кеше исеме белән атый башлаганнар, ә елганы Гөбенә дип атаганнар. Ул кешене Татарстанның хәзерге Аксубай районы Иске Кәрмәт авылыннан күченеп утырган дип сөйлиләр олылар.Чүти бабайның беренче торак йортлары Тутый кош елгасы буена урнашкан, хәзерге иске мәчет бинасы урынында булырга тиеш.

Чүти бабайның килеп утырганына кадәр Зур Тәрбит, Соравыл, Иске Тәрбит авыллары булган, чөнки күп кенә җирләрнең инде хуҗалары булып бу җирләр эшкәртелгән.

Алып баба белән бәйләнешле атамалар булган (Торна тавы) шактый борынгы чорларда оешалар. Алыпка мөнәсәбәтле тау калкулыкларга татар мәгърифәтчесе К.Насыйри да игътибар иткән һәм аларны борынгылык белән бәйли. Алып баба бик арыгач ял итәргә утыра һәм үзенең чабаталарын чишеп кага.Төшеп калган туфрак шул кадәр күп була, хәтта ике калкулык барлыкка килә. Калкулык ямь-яшел булып ерактан ук күренеп тоганга, урыны да тыныч урында булганга күрә, торналар бик үз итәләр үзен. Торна тавы атамасы менә шуннан килеп чыккан.Чүти тирәсендә урнашкан авылларның исемнәре дә (Әлбаш, Күлбаш һ.б.) авылның борынгы икәнен билгели. Олыларның сөйләве буенча, Чүти авылының көньяк – көнчыгышындагы җирләр морзаныкы булган (кызганыч, исеме билгесез). Гаиләсе булмау сәбәпле, ул үз җирләрен авыл халкына өләшеп бирә һәм үзе дә Чүтидә төпләнеп кала.

Халык

Год Население
1989 823
1997 778
2010 673
2011 623

2010 елгы җанисәп буенча авылда татарлар гына яши.

Күренекле кешеләре

Шулай ук карагыз

Мәгариф өлкәсе

Климат

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.5 °C -10.6 °C -5.5 °C 4.9 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.9 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.4 °C -9.7 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.

Искәрмәләр

  • Татстат, archived from the original on 2013-03-01, retrieved 2013-08-13 
  • World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  • NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  • Чыганаклар

    • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.


    Tags:

    Кайбыч Районы Чүти ТарихКайбыч Районы Чүти ХалыкКайбыч Районы Чүти Мәгариф өлкәсеКайбыч Районы Чүти КлиматКайбыч Районы Чүти ИскәрмәләрКайбыч Районы Чүти ЧыганакларКайбыч Районы ЧүтиЗариф БәшириКайбыч районыТатарстан Республикасы

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    Руслан АбдулнасыровПьер ЭдельМәгариф (журнал)ДворяннарМәгубә СыртлановаТатар милли киемнәреМиннеаполисМесопотамияСергей Ковалёв (эшмәкәр)Рубин (футбол клубы, Казан)Ләис ЗөлкарнәевДжекмен (Мэн)АзәрбайҗанҺарун әл-РәшидТеатрМөселманнарНьюкасл-апон-ТайнЧервоIBM PC’га ярашлы санакАланд утрауларыБорынгы МисырНаполеон Бонапарт.auЛуко-дей-МарсиВаленсия (Венесуэла)Kilian MbappeҖон Әдамс25 гыйнварШәүкәт ГалиевОчып төшүЧиләбеЛазерМакколл (Айдахо)Ай (иярчен)«Мунча ташы» театрыКазан яшь тамашачы театрыБорынгы дөньяИске имләRobert ŞumanЗлинХалыкара театр көнеФлюра АбдуллинаАльбалат-де-ла-РибераЕвгений ПригожинТатарстанАлароXXX гасыр (б. э. к.)Сэмюэл МорзеФутболТатар телеАквиналы ФомаУаньи-ан-ВалуаЧамчавуш (Сусуз)Альберт МулдашевТайлер (Техас)СимпсоннарЛаппаноБөекбританияЮг телеРуслан Айсин (1980)Бенедикт XVIВалаам инвалидлар йорты1981 елӘрмәнстанЙолдызТехнологияЗифа БаязитоваВикикитапЛионель МессиУйланма берле🡆 More