Шакир Шамильский (сәхнә псевдонимы, чын исеме Шакир Вахитов, Шакир Габделгани улы Вахитов, 1892 елның 10 сентябре, РИ, Казан губернасы, Лаеш өязе, Юеш Көрнәле — 1945 елның 8 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — драма артисты, спектакльләр куючы, татар театрына нигез салучыларның берсе, Казан (1924–1925, 1927–1928), Әстерхан (1931-1935), Бакы (1935-1936), Ташкәнт (1939-1940) татар театрларында баш режиссер, Татарстан АССР атказанган артисты (1945).
Шакир Шамильский | |
---|---|
Туган телдә исем | Шакир Габделгани улы Вахитов |
Туган | 10 сентябрь 1892 РИ, Казан губернасы, Лаеш өязе, Юеш Көрнәле |
Үлгән | 8 май 1945 (52 яшь) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан |
Яшәгән урын | Чернышевски урамы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Һөнәре | артист, режиссер |
1892 елның 10 сентябрендә Казан губернасы Лаеш кантоны (хәзерге Алексеевск районы) Юеш Көрнәле авылында туган.
Шамильский — чын мәгънәсендә тормышчан реалистик стильдәге артист. Искиткеч көчле романтик пафоска күтәрелә, үзе иҗат иткән образның эчке дөньясына керә белә. Аның уй-хисләрен аңлый, тоя белә. Шамильский башлыча акыл белән уйлап иҗат итүче артист иде… ул тудырган образлар коеп куйган шикелле була торган иде: бар да төгәл, бар да үлчәнгән. Ул образны эчтән җылыта, яктырта белә. Тирән эмоция, кайнар дәрт, зур ихтыяр көче — менә нәрсәләр характерлы иде аның уенына. Әйтерсең лә ул уйнамый, ә сәхнәдә «яши» |
.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Шакир Шамильский, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.