Харис Фәйзи-Чистапули

Харис Фәйзи-Чистапули (псевдоним, тулы исеме Харис Зариф улы Фәйзуллин) (1871 елның 25 ноябре, Казан губернасы, Чистай өязе, Шыкмай — 1933 елның 7 июле, ТАССР, Казан) — педагог, журналист, тәрҗемәче, татар телендә язылган беренче дәреслекләр авторы.

Ырынбурдагы Хөсәения мәдрәсәсе мөгаллиме (1897-1902). «Әхбар» газетасы нәшире һәм мөхәррире (1907-1908).

Харис Фәйзи-Чистапули
Харис Фәйзи-Чистапули
Туган телдә исем Харис Зариф улы Фәйзуллин
Туган 25 ноябрь 1871(1871-11-25)
Чистай өязе Шыкмай
Үлгән 7 июль 1933(1933-07-07) (61 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеХарис Фәйзи-Чистапули Русия империясе
Һөнәре укытучы, журналист
Җефет Әсма Әхмәтгәрәй кызы Сәетбатталова
Балалар уллары Мидхәт, Җәүдәт, Шәүкәт

Харис Фәйзи-Чистапули Харис Фәйзи-Чистапули Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

1871 елның 25 ноябрендә Казан губернасы Чистай өязе (хәзерге Яңа Чишмә районы) Шыкмай авылында сәүдәгәр гаиләсендә туган. Алты яшьтә вакытта әтисе вафат була. Унҗиде яшьлек абыйсы Шакирҗан атасының сәүдә эшен дәвам иттерә. Киләчәктә сату эшендә ярдәмче булырлар дип, энеләрен укыту чарасына керешә. Харис башта Чистай мәдрәсәсәсендә, соңрак Архангельский авылында рус мәктәбендә укый. Абыйсының теләге белән, 1891 елның гыйнварында Истанбулга укырга китә. Шул елны Төркиягә килгән Гобәйдулла Буби һәм Фатих Кәрими белән бергәләп, хосусый рәвештә дәресләр алалар, көз көне икенче баскыч мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керәләр. Беренче уку елын Харис, өлгереш ягыннан сыйныфта икенче шәкерт буларак, алтын сәгать белән бүләкләнеп, тәмамлаган.

1896 елда, соңгы сыйныфка имтихан биргәндә, «Яшь төрекләр» (en) җәмгыятендә катнашуда гаепләнеп, кулга алына һәм 3,5 ай тоткында ята. 1897 елның язында гимназияне уңышлы тәмамлап, «гали иллә гали» дәрәҗәдә шаһәдәтнамә ала.

Хөсәения мәдрәсәсендә

1897 елда Ырынбур шәһәрендәге Хөсәения мәдрәсәсеннән укытучылыкка чакырып хат килә. Көз көне мәдрәсәгә барып, мөгаллимлек итә башлый. Хисап, җәбер, һиндәсә, география һәм тарих фәннәренән дәрес бирә. 1899 елда Мәскәүгә барып, алты айлык бухгалтерия курсларында укып кайта (өч айда бетереп, шаһәдәтнамә ала). Кышларын мәдрәсәдә укыта, җәйләрен Әхмәт бай Хөсәеновның Мәкәрҗә ярминкәсендәге сәүдә конторасында кассир булып хезмәт куя. Хисап эшләрен яхшы башкаруы өчен Әхмәт бай Хөсәенов үзенә хезмәткә чакыра. Касса эшләрен алып бару өчен 60 сум жалунья (хезмәт хакы) билгели (мәдрәсәдә жалуньясы 37 сум 50 тиен булган). Укытучылыкны бик яратса да, ала торган хезмәт хакы гаилә белән торырга (1902 елда Минзәлә өязе Хуҗамәт авылыннан сәүдәгәр Әхмәтгәрәй Сәебатталовның кызы Әсмага өйләнгән) җитәрлек булмаганлыктан, 1902 елда укытучылыкны ташлый.

Китаплары

Хөсәения мәдрәсәсендә татар мәктәпләре өчен яңа булган фәннәрдән укыта. Татарча китаплар булмаганлыктан, русча язылган китаплардан файдаланып укытырга туры килә. Үзе китаплар язу эшенә керешә. Китапларына Харис Фәйзи-Чистапули дип имза куя.

Харис Фәйзи-Чистапули 
"Хөласа-и тарих гомуми" китабының титул бите.

Шәехзадә Бабич әлеге дәреслеккә карата шаян эпиграмма язган:

Әл-Харис Фәйзи дигәч тә
Төште искә «Әшья»сы.
Әшьялар чәнчелсен инде,
Әшьясыз да баш яши.(1917)

Казанда

1906 елда эшсез калган Х. Фәйзуллинны «Казан мөхбире» газетасына эшкә чакыралар. 1907 елда Казанда, нәшир һәм мөхәррир булып, Иттифак әл-Мөслимин фиркасе органы булган «Әхбар» иҗтимагый-сәяси, әдәби һәм дини газетасын чыгара башлый. 1907 елның 10 декабреннән 1908 елның 30 июненә кадәр барысы 85 саны чыга (башта мөхәррире Харис Фәйзи-Чистапули була, соңыннан Борһан Шәрәф (1883-1942)). Казан губернаторы фәрманы белән газета ябыла.

Ырынбурда

1909 елда Әхмәт бай Хөсәеновның энесе Мәхмүт бай чакыруы буенча Ырынбурга кайта, 1919 елга кадәр «Мәхмүт Хөсәенов һәм аның ширкәте» фирмасында бухгалтер, ышанычлы булып хезмәт куя.

1919-1920 елларда Ырынбурда «Едино-потребительское общество»да келәт мөдире булып эшли.

1920-1921 елларда кымыз белән дәвалау шифаханәсендә хуҗалык мөдире.

1921-1924 елларда Кыргызгосторгта авыллар буенча тире (пушнина) җыю агенты.

Казанда

Исхак Казаков чакыруы буенча Казанга килеп, 1924 елның 15 октябреннән вафатына кадәр (1933) ТАССР матбугат һәм нәшрият комбинаты (соңрак Татиздат) идарәсендә кассир булып эшли.

Харис Фәйзи-Чистапули  Тапкан эш. Нәшриятта кассир булып зарплата, гонорар биреп утыра. Ул бит Төркиядә укыган кеше. Мөхетдиннәр кебек мәгариф өлкәсендә эшләргә тиеш.
Шәриф КамалХ. Чистапулиның улларына
Харис Фәйзи-Чистапули 

1925 елда Ырынбурдагы йорт-җирен сатып, гаиләсен Казанга күчерә, уллары Казанда югары белем ала.

1933 елның 7 июлендә Казанда вафат була һәм шунда җирләнә. Кабере Г. Камал һәм Һ. Такташ кабере янында.

Гаиләсе

Хатыны Әсма Әхмәтгәрәй кызы Сәебатталова. Уллары:

  • Мәхмүт-Әкрәм (бала вакытта скарлатинадан вафат), Әхмәт-Наҗи (сабый вакытта вафат), Әкрәм (бала вакытта вафат)
  • Мидхәт Фәйзуллин, медицина фәннәре докторы, профессор, ТАССР атказанган фән эшлеклесе.
  • Җәүдәт Фәйзи, композитор, Тукай бүләге иясе.
  • Шәүкәт Фәйзуллин, инженер, РСФСР атказанган энергетика хезмәткәре.

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

  1. Җәүдәт Фәйзи. Халык җәүһәрләре. Күңелем кыллары. Казан: ТКН, 1987.

Сылтамалар

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Tags:

Харис Фәйзи-Чистапули Тәрҗемәи хәлеХарис Фәйзи-Чистапули Хөсәения мәдрәсәсендәХарис Фәйзи-Чистапули КитапларыХарис Фәйзи-Чистапули КазандаХарис Фәйзи-Чистапули ЫрынбурдаХарис Фәйзи-Чистапули КазандаХарис Фәйзи-Чистапули ГаиләсеХарис Фәйзи-Чистапули ЧыганакларХарис Фәйзи-Чистапули ӘдәбиятХарис Фәйзи-Чистапули СылтамаларХарис Фәйзи-Чистапули Моны да карагызХарис Фәйзи-Чистапули ИскәрмәләрХарис Фәйзи-Чистапули1871 ел1897 ел1902 ел1907 ел1908 ел1933 ел25 ноябрь7 июль«Әхбар» газетасыКазанКазан губернасыТАССРХөсәения мәдрәсәсеЧистай өязеШыкмайЫрынбур

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Ахшам намазыТалаһасиPoseydonRIT2МикронезияXXVII гасыр (б. э. к.)ЯпонияХәбәрлек сүзләрЛьвов1736 елГабдулла Тукай биографиясе69 pozasıВенера ГәрәеваРузанна ХәбибуллинаЛеон (шәһәр)Маһариши Маһеш ЙогиМәйданУкраиннар1756 елФәйрүзә ШәйдуллинаТормыштан канәгатьлелек индексыЭуҗенио МонталеКагосима (шәһәр)Мөхәммәт пәйгамбәрТигезләмәне чыгаруҖенси якынлыкКүстәнҗә1680 елХокон (округ, Көньяк Дакота)Рус телеЛюция ХәмитоваBST1КонстантиновскШьяма ШастриАдольф ҺитлерИлдар ХаликовҺэлли БерриТаганрогКоръәнЛилльСанкт-ПетербургИлсөя БәдретдиноваБранденбургДалматовоАнтон Богданов (1984)ПорнографияСингапурГринтоп (Миссури)Emmanuel MakronАлмаз ГәрәевМәскәү өлкәсеDevon Larratt1605 елОскар ОсалаГрантсвилл (Мэриленд)Донбасс сугышыГалактиканың сакчылары (фильм)ДөбәйФинляндияДостало, не хочу!!!Теодор Вильям РичардсКанар утрауларыВаргаши районы1764 елКарролл (округ, Индиана)РусияÄfğänstan suğışı (1979-1989)Гомуми чагыштырмалылык теориясеKilian MbappeКазакъларЯңа Малыклы районы🡆 More