Мөхетдин Корбангалиев

Мөхетдин Хафиз улы Корбангалиев (1873 елның 20 ноябре — 1941 елның 3 июне) — татар теле белгече, педагог, профессор (1930), Хезмәт Батыры (1928), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1940).

Мөхетдин Корбангалиев
Мөхетдин Корбангалиев
Туган телдә исем Мөхетдин Хафиз улы Корбангалиев
Туган 20 ноябрь 1873(1873-11-20)
РИ, Вятка губернасы, Алабуга өязе, Биектау
Үлгән 3 июнь 1941(1941-06-03) (67 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Яшәгән урын Габдулла Тукай урамы
Милләт татар
Ватандашлыгы Мөхетдин Корбангалиев/Мөхетдин Корбангалиев Россия империясе
Мөхетдин Корбангалиев/Мөхетдин Корбангалиев Русия республикасы (ингл.)
Мөхетдин Корбангалиев/Мөхетдин Корбангалиев Совет Русия республикасы
Мөхетдин Корбангалиев/Мөхетдин Корбангалиев ССРБ
Һөнәре галим, мөгаллим
Эш бирүче В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты
Балалар улы Салих (1901), кызы Хәлимә (1910)
Бүләк һәм премияләре Мөхетдин Корбангалиев  Хезмәт Батыры (1928), ТАССР атказанган фән эшлеклесе (1940)
Гыйльми исем: профессор[d]

Ул 1873 елның 20 нче ноябрендә РИ Вятка губернасы Алабуга өязе (хәзерге Татарстанның Әгерҗе районы) Биектау авылында туа. 1895 елда Казан шәһәрендәге Татар укытучылар мәктәбен тәмамлый. Авыл мәктәпләрендә укыта.

1903 елда Казандагы балалар йортына мөдир итеп билгеләнә. Шушы елларда башлангыч һәм олылар мәктәбе өчен татар әлифбалары төзи, татар теле, математика һәм география буенча дәреслекләр чыгара. «Мәктәп» һәм «Мәгариф» журналлары белән хезмәттәшлек итә.

1928 елда совет хокукы факультетына лектор итеп куела. 19281929 елларда, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире буларак, барлык факультетларда, студентларның кайсы милләттән булуына карамастан, татар телен укыту мәсьәләсен күтәрә.

Мөхетдин Корбангалиев мәгариф өлкәсендә татар халкы өчен күп эш башкара: яңа мәктәпләр, укытучылар өчен курслар ачтыра. Халык өчен туган телнең зур әһәмияткә ия булуын һәм мәктәптә аның укыту теле булырга тиешлеген алга куя. Туган телдә укыту балаларга белем бирүдә һәм аларны тәрбияләүдә яхшы чыганак дип саный. Хезмәтләре: «Ана телен укыту методикасы» (1918), «Укырга-язарга өйрәтү методикасы» (1940). Мөхетдин Корбангалиев татар теле орфографиясен камилләштерү буенча да күп хезмәт куя. 1939 елда Шиһаб Рамазанов белән бергә татар теле алфавитын рус графикасына күчерүне тәртипкә сала.

Галим 1941 елның 3 июнендә Казанда вафат була. Казанның Татар зиратында җирләнә.

Искәрмәләр

  • Казан зиратларында җирләнгән шәхесләр
  • Сылтамалар

    Кулланылган чыганаклар

    • Рус Википедиясе (рус.)
    • Зәкиев М.З., Максимов Н.В. Татар теле: Татар урта гомуми урта белем бирү мәктәбенең 10-11 нче сыйныфлары өчен дәреслек. — 3нче басма. — Казан: Мәгариф, 2008. — Б. 351. — ISBN 978-5-7761-1850-0.

    Tags:

    1873 ел1928 ел1930 ел1940 ел1941 ел20 ноябрь3 июньТАССРның атказанган фән эшлеклесеТатар

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    РиторикаЭджворт (Пенсильвания)MacOSСтароганькиноЛим Ки-йонгҺиҗри тәкъвим2024 ел1529 елМөхәммәт Йосыф (1954)Рәвеш (сүз төркеме)Әмирхан ЕникиБезнең гомер (китап)1989 елНур ӘхмәдиевГабдулла ТукайOЯпонияЕвропаЗапорожьеХәйретдин МөҗәйУрицкий исемендәге мәдәният сараеЕлАкман (Күгәрчен районы)Кәрибулла Хәйруллин1966 ел1738 елБисексуальлекИсламТөрки халыкларAleksey NavalnıyПенсияСарыкылычШартнамәПансексуальлекГабдулла Тукай музейларыПольшаСанлы объект таныклыгыЯкуб ЗәнкиевWikidataНурмиевХәбир ИбраһимГидравлик арбаЯндексӘхнәф ЗиякаевГөбәдия1577 елEmmanuel Makron2012 елБаш битХокук31 декабрь114-нче мәктәп (Казан)PortЛайош КошутАвстралияЖан-Поль СартрРенат ХарисМария ДомбровскаяTelegramНәфел намазыВадим Захаров (1986)Мәхмүт НигъмәтҗановВойцех ЯрузельскийПортугал теле1691 елТалип ЯруллинСергей Скрябин🡆 More