Фидаил Васил улы Мәҗитов — татар шагыйре, язучы һәм журналист, Татарстан язучылар берлеге, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе журналистлар берлекләре, Халыкара Журналистлар Ассоциациясе – IFJ әгъзасы.
Фидаил Мәҗитов | |
---|---|
Туган телдә исем | Фидаил Васил улы Мәҗитов |
Туган | 24 май 1984 (39 яшь) Кыркаентүбә, Актаныш районы, ТАССР, РСФСР, ССРБ |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия Федерациясе/ Татарстан |
Һөнәре | журналист, шагыйрь, язучы |
Ата-ана |
|
Ул 1984 елның 24 маенда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының Актаныш районы Кыркаентүбә авылында туа. Туган авылында башлангыч, Иске Кормаш авылында урта мәктәпне тәмамлый. 2001 елда Яр Чаллы дәүләт педагогия институтының филология факультетына укырга керә. 2006 елның июль аенда кызыл дипломга тәмамлый.
Фидаил Мәҗитов Яр Чаллыда узган «Туган телем — Тукай теле», Муса Җәлилнең 100 еллыгына карата үткәрелгән «Татарстанның шигъри бәйләме», «Студентлар язы» конкурсларында, Әлмәт шәһәрендә узган С. Сөләйманова исемендәге «Тормыш, исәнме!» республикакүләм фестивальдә шигърият буенча беренче урыннарга лаек була. Әсәрләре һәм мәкаләләре «Шәһри Чаллы», «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Юлдаш», «Яңарыш» (Ижау) газеталарында һәм «Казан утлары», «Мәйдан», «Идел» журналларында басыла. «Сагышлар да алтын була икән...» (2006), «Йолдызлы чатыр» (2015) исемле шигырьләр һәм поэмалар җыентыклары авторы. ЧДПИ аспирантурасын тәмамлый. 2014-2018 елларда «Мәйдан» әдәби-нәфис, иҗтимагый журналының баш редакторы булып эшли.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Фидаил Мәҗитов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.