Фатих Урманче (Фатих Ибраһим улы Урманчеев) — фольклорчы галим, филология фәннәре докторы (1989), профессор (1990), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1996).
1977 елдан ССРБ (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Фатих Урманче | |
---|---|
Туган телдә исем | Фатих Ибраһим улы Урманчеев |
Туган | 28 май 1936 ССРБ, РСФСР, Омск өлкәсе, Азов районы, Кызыл Маяк |
Үлгән | 22 февраль 2021 (84 яшь) РФ, ТР, Казан |
Яшәгән урын | Хөсәен Ямашев проспекты |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Һөнәре | фольклорчы галим |
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның атказанган фән эшлеклесе |
1936 елның 28 маенда Омск өлкәсенең Азов районы Кызыл Маяк дигән кечкенә генә татар авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 1955 елда Омск шәһәрендәге Казакъ педагогия училищесын, 1960 елда Омск дәүләт педагогия институтының киңәйтелгән тарих һәм филология факультетын тәмамлаганнан соң, туган төбәгендәге Сосновски авылы урта мәктәбендә ике елга якын тарих, рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта. 1962 елда махсус чакыру буенча Казанга килеп, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурага укырга керә. Аспирантураны тәмамлагач, 1965–1969 елларда шул ук институтның халык иҗаты һәм халык сәнгате тарихын өйрәнү секторында кече фәнни хезмәткәр булып эшли. 1968 елда «Татар совет халык авыз иҗатында төп жанрларның үсеш юллары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. 1969–1971 елларда ул – Казан дәүләт педагогия институтының рус теле һәм чит илләр әдәбияты кафедрасында әүвәл – ассистент, соңыннан – укытучы-доцент хезмәтендә. 1971 елның апреленнән Ф.Урманче Алабуга педагогия институтында: дүрт ел институтның читтән торып уку бүлеге (ОЗО) проректоры, ә 1975 елның октябреннән уку-укыту эшләре буенча институт проректоры вазифаларын башкара. 1980–1984 елларда Венгриядә махсус командировкада булып, Эгер шәһәрендәге педагогия институтында венгр (мадьяр) студентларына рус әдәбияты тарихын укыта. 1984 елның җәендә яңадан Алабугага кайтып, институттагы педагоглык эшен дәвам иттерә; 1989 елда Ташкентта докторлык диссертациясе яклап, 1990 елда әдәбият кафедрасы профессоры дигән гыйльми исем ала.
1992 елның җәендә Фатих Урманчены Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына (1996 елдан – Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) Халык иҗаты бүлеге мөдире итеп эшкә чакыралар.
Фатих Урманченың фольклористикага караган беренче фәнни хезмәтләре һәм мәкаләләре көндәлек матбугатта, гыйльми басмаларда узган гасырның алтмышынчы елларыннан күренә башлый. Фольклорчы галим буларак, ул татар халык поэтик иҗатын җыю, барлау, жанрларын ачыклау, бигрәк тә аның бәет, дастан, риваять, йола җырлары, уеннары кебек борынгы төрләренең туу һәм формалашу тарихын өйрәнүгә зур игътибар бирә.
Фатих Урманченың гыйльми эшчәнлегендә төп урынны халык авыз иҗаты әсәрләре алып торса да, аны язма әдәбият, этнография, тарих мәсьәләләре дә тирәнтен кызыксындыра. Ләкин бу мәсьәләләрне ул һәрвакыт фольклор белән тыгыз бәйләнештә тикшерә һәм фәндә яңа сүз булып кабул ителердәй кызыклы нәтиҗәләр ясый. Аны һич икеләнмичә татар фольклористикасында яңа фәнни бер юнәлешкә – тарихи-этнографик юнәлешкә нигез салучы дип тәкъдир итәргә мөмкин.
Ф.Урманче – аерым китап булып басылып чыккан уннан артык фәнни монография, көндәлек матбугатта фольклор, тарих, этнография темаларына, әдәби хәрәкәт, мәдәниятнең аерым проблемаларына, язучы-прозаикларның, шагыйрьләрнең иҗатларына, конкрет әсәрләренә, гыйльми хезмәтләргә багышланган ике йөз җитмешкә якын фәнни мәкалә, очерклар, рецензия һ.б. төр язмалар авторы.
Ул – Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1996), Халыкара төрки академия академигы.
Ф.Урманче – 1977 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
2021 елның 22 февралендә 84 яшендә Казанда вафат. Казанның Коры Елга бистәсе зиратында җирләнде.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Фатих Урманче, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.