Омск өлкәсе (рус. Омская область) — Россия Федерациясенә кергән өлкә.
Көньяк-көнбатыш Себердә урнаша. Мәйданы — 141 100 км². Халык саны — 2 014 135 (2009), халык тыгызлыгы — 14,3 кеше/км² (2009).
Омск өлкәсе | |
Байрак[d] | Илтамга[d] |
Нигезләнү датасы | 7 декабрь 1934 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Башкала | Омск |
Административ-территориаль берәмлек | Россия |
Сәгать поясы | OMST[d] һәм Азия/Омск[d] |
Геомәгълүматлар | Data:Russia/Omsk Oblast.map |
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы | Губернатор Омской области[d] |
Хөкүмәт башлыгы | Александр Бурков |
Халык саны | 1 903 675 (1 гыйнвар 2021) |
Нәрсә белән чиктәш | Төмән өлкәсе, Тум өлкәсе, Новосибирск өлкәсе, Павлодар өлкәсе һәм Төньяк Казакъстан өлкәсе |
Кулланылган тел | cебер татар теле, Хант теле һәм силкүп теле |
Бүләкләр | |
Мәйдан | 139 700 км² |
Рәсми веб-сайт | omskportal.ru(рус.) |
Тема җәгърафиясе | Омск өлкәсе географиясе[d] |
Феноменның икътисады | экономика Омской области[d] |
Номер тамгасы коды | 55 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Омск өлкәсе Викиҗыентыкта |
Өлкәнең административ үзәге — Омск шәһәре. Көньякта Казакъстан, көнбатышта һәм төньякта Төмән өлкәсе, көнчыгышта Новосибирск һәм Тум өлкәләре белән чиктәш. Себер федераль бүлгесена керә.
2002 ел мәгълүматларына караганда өлкәдә 47 796 татар яши.
Як | Россия субъекты |
---|---|
Төньяк | Төмән өлкәсе |
Көнчыгыш | Тум өлкәсе, Новосибирск өлкәсе |
Көньяк | Казакъстан |
Көнбатыш | Төмән өлкәсе |
Омск өлкәсе Россиянең Азия өлешендә, Көнбаты Себер тигезлегендә урнашкан; өлкә территориясе төньяктан көньякка 600 километрга, көнчыгыштан көнбатышка 300 километрга сузылган.
Өлкә климаты континенталь, уртача салкын. Кыш дәвамлы һәм салкын, гыйнварның урта температурасы якынча -20 °С. Җәй җылы һәм кыска вакытлы, июльнең урта температурасы — +17…+19 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме 300 (көньякта) — 500 (төньякта) мм.
Барлык елгалар Иртыш бассейныныа керәләр. Иртыш елгасына мең километр дәвамында өлкәне көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка кисеп үтә. Эре кушылдыклар — Ишем, Омь һәм Тара. Күлләр күп, көньякта башлыча тозлы, төньякта төче.
Урта гасырларда Омск өлкәсе җирләре Төрки каһанлык һәм Себер ханлыгына кергән. 1584 елда Ермак җитәкчелегендәге урыслар тарафыннан әлеге җирләр басып алына.
Омск өлкәсендә 32 район. Районнар исемлеге
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Омск өлкәсе, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.