Тукай районы гербы (рус. Герб Тукаевского района) Татарстанның Тукай районы халык депутатлары шурасының 2005 елның 11 ноябре 2/6 нчы санлы карары нигезендә кабул ителә.
Татарстан Республикасы | |
Россия Федерациясе | |
Раслау вакыты | |
---|---|
Дәүләт геральдик регистрында номер | 2039 |
Герб авторлары | Р. Хәйретдинов, Р. Салихов, И. Миңнуллин, К. Мочёнов, О. Афанасьева, К. Переходенко |
Герб идеясе | Фәйрүзә Сәләхова |
Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына 2039 нчы сан астында кертелгән.
Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика регистрына 36 нчы сан астында кертелгән.
«Кызыл төстәге өске җирлектә алгы уң аягына алтын очлыгына җилфердәүче ак төстәге тасмалар беркетелгән алтын таяк тотып баручы арыслан сурәтләнгән, аскы өлештә 2:15 нисбәте киңлегендә зәңгәр тасма сузылган»
Гербта Татарстанның Тукай районы өчен әһәмиятле сәнәгать өлкәләре чагылыш тапкан. Тукай районы — су юлы һәм башка магистральләр кисешкән урында урнашкан зур авыл хуҗалыгы районы.
Гербта төп фигура — алтын төстәге Арыслан. Җәнлекләр патшасы булган арыслан көч-куәтне, ышанычны, батырлыкны гәүдәләндерә.
Таяк очына беркетелгән җилфердәүче көмеш төстәге җиде тасма районның күпмилләтле халкы дуслыгын күрсәтә.
Гербтагы аксыл зәңгәр төстәге аскы өлеш Тукай районының Чулман елгасы (Түбән Кама сусаклагычы) яр буенда урнашуын белдерә.
Алтын төс — байлык, тотрыклылык, хөрмәт, акыллылык билгесе.
Көмеш төс — пакьлек, камиллек, тынычлык, үзара аңлашу билгесе.
Кызылсу алтын төс — батырлык, көч, хезмәт, матурлык билгесе.
Аксыл зәңгәр төс — намуслылык, эчкерсезлек, югары максатлар билгесе.
Герб Татарстан Республикасы Президентының Геральдика шурасы һәм РФ Геральдистлар берлеге тарафыннан эшләнгән:
Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Константин Мочёнов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Мәскәү), Роберт Маланичев (Мәскәү), Фәйрүзә Сәләхова (Тукай районы).
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Тукай районы гербы, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.