Тримурти (санскр.
त्रिमूर्ति, trimūrti IAST "өч кыяфәт") — өч һинд алласын берләштереп (Брахма-Тудыручы, Вишну-Саклаучы, Шива-Җимерүче), рухи нигез — Браһман — барлыкка килгән өч алланың бердәмлеге.
Һинд мифологиясендә Брахма — югары илаһи, доньяны булдыручы, шуңа күрә беренче булып күрсәтелә. Галәмне яратучы буларак, аны саклаучы Вишну, аны җимерүче Шивага да каршы куела. Басма риваятләрдә сирәгрәк сүзгә алына, асылы абстрактлырак.
Төп аллалар рәтендә Вишну галәмне саклаучы була. Кайбер мифик сюжетларда тормыш герое, аның чыганагы һәм чикләнмәгән дип санала. Икенчеләре галәм — Вишневның яшәү формасы, дип уйлый, калганнары алланың бу галәм югалып, дөнья тергезелгән вакыттагы роле зур, тей.
Шива Тримуртинең бозу ягына бәйле булса да, җимерүне сүзгә-сүз аңларга ярамый. Индуизмга ярашлы, дөнья иллюзия (майя) була, ә Шива ысынбарлыкты дөрес аңлау яклаучы, шуның белән иллюзияне бетерә дә. Свами Шивананда яза: "Аның бию максаты — җаннарны майя богавыннан, өч катлы канава, карма, майя тышавыннан коткару. Ул җимерми, ә икенче төрлегә әйләндерә".
Һинд дини фәлсәфәсенә ярашлы, тримурти йөзендә өч төп үзәк салынган: иҗади (Брахма), җимерүче (Шива), саклаучы (Вишну) башлангыч. Шулай ук Ведалар да төп өч өлешкә бүленсә дә, бер китап булып кала.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Тримурти, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.